Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Беренче гыйнвардан штатта булмаган хезмәткәрләр өчен дә «больничный» түләнә башлый
1 гыйнвардан «больничный» буенча түләүләрнең максималь күләме арта. Моннан тыш, «больничный» гражданлык-хокукый характерда килешү һәм гражданлык-хокукый килешү буенча эшләүче гражданнарга да түләнәчәк. Әмма алар узган ел иминият кертемнәренең билгеле бер суммасын кертергә тиеш. Бу хакта «Прайм» агентлыгына Социаль иминият фондында сөйләделәр.
2023 елдан башлап гадәти килешү буенча сигез ел стажы булган хезмәткәрләр өчен түләүнең максималь суммасы көненә 2 736,99 сум һәм аена 84 846,69 сум тәшкил итәчәк.
Моннан тыш, Яңа елдан 237нче Федераль законга төзәтмәләр үз көченә керәчәк, алар мәҗбүри социаль иминият системасында иминиятләштерелгән затлар исемлеген тулыландырачак. Бу чаралар штатта булмаган хезмәткәрләргә кагыла. Аларның 2022 елда иминият кертемнәре суммасы 4 833,72 сумнан да ким булмаска тиеш.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз