news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда беренче экостанция һәм велосезон ачылды

Казанда беренче экостанция һәм велосезон ачылды
Фото: ©«Татар-информ», Юлай Низаев

Казансу яры буенда экостанция ачылу уңаеннан «Киләсе станция - Эко!» экобәйрәме үтте. Биредә «Татар-информ» хәбәрчесе дә булды.

Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

Рәсми ачылышта катнашучыларны Казан шәһәренең башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин сәламләде. «Бу чара — безнең киләчәк өчен. Агымдагы елда экологик юнәлештә Казан өчен яңа этап башлана. Эспертлар командасы экологик берләшмәләр белән эшләүгә, тәкъдимнәргә әзер. Бергәләп иң яхшы яңарышлар булдырыйк», — диде ул.

Калдыклардан төрле кирәк-яраклар, хәтта бизәнгечләр ясап булуын исбатладылар

Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

Экостанциядә аллюминий, пластик, макулатура кебек калдыклар эшкәртелә, даими рәвештә мастер-класслар үткәрәлечәк. Чарада 30 якын экотөркем күргәзмәләр тәкъдим итте, мастер-класслар оештырды.

Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

«Бүгенгесе заманда экология темасы көннән-көн актуальләшә бара. Чара экологиягә сакчыл карашны популярлаштыру һәм көчәйтү максатыннан уздырыла. Монда җәмәгатьчелек оешмалары, волонтерлар һәм активистлар катнаша», — дип сөйләде Казан шәһәренең парклар һәм скверлар дирекциясенең Казансу елгасы яры буенча кураторы Асия Гыйззәтуллина.

Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

Оештыручылар билгеләвенчә, велоспорт белән экология тыгыз бәйләнешле. Шуңа күрә дә биредә велосезон ачылуына да шат булуларын әйттеләр. Велосипедчылар сезонны ачып 15 чакрымга узыштылар. Чарада катнашучылар, тамаша кылучылар өчен җыр-моң программасы да әзерләнгән иде.

Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100