news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Беренче чәршәмбе» проектында татар әдәбиятында хатын-кыз тавышы турында сөйләшәчәкләр

«Беренче чәршәмбе» проектында татар әдәбиятында хатын-кыз тавышы турында сөйләшәчәкләр
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Татарстан Милли музее филиалы – Татар китабы йортында «Беренче чәршәмбе» дип аталган яңа проект гамәлгә куелды. Ул һәр айның беренче чәршәмбесендә зур булмаган фестиваль рәвешендә узачак. Беренче очрашуның темасы – «Татар әдәбиятында хатын-кыз тавышы». Очрашу татар язучысы һәм тәрҗемәче Сәрвәр Әдһәмованың 125-еллыгын искә алып үткәрелә. Чара программасында лекция, квиз, ачык әңгәмә, шигырь уку һәм җанлы музыка концерты каралган.

Проект күңел ачу һәм белем бирү форматларын берләштерә һәм музей мәйданында төрле темаларны өйрәнергә, күргәзмәләр һәм экспозиция белән яңача танышырга мөмкинлек бирә. Бу мини-фестиваль татар теле, әдәбияты, мәдәният һәм сәнгать турында заманча ирекле форматта фикер алышу урыны буларак та күзаллана, дип хәбәр итә Татар китабы йорты матбугат хезмәте.

Программа:

  • 17:20 – 18:00 Айдар Шәйхиннан «Өч Зәйнәп: XX гасырның һуманитарий хатын-кызлары» лекциясе;
  • 18:00 – 18:30 «IQ-бикә» квизы;
  • 18:30 – 19:30 «Татар хатыны ниләр күрми (XXI)» темасына ачык әңгәмә (спикерлар: Ләйлә Лерон, Регина Гаязова, Илзирә Хәйбуллина, Зөләйха Камалова);
  • 19:30 – 20:00 Салмак шигырь уку;
  • 20:00 – 21:00 Elina – җанлы музыка концерты.

Чара 6 майда 16:00 – 21:00 сәгатьтә Татар китабы йортында була. Керү ирекле.

news_right_1
news_right_2
news_bot