Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Беренче бала өчен ана капиталының күләме 646 875,5 сумга кадәр артырга мөмкин
Беренче бала өчен бирелә торган ана капиталының күләме 2025 елга 646 875,5 сумга кадәр артырга мөмкин. Россиянең Социаль фонды бюджетына аңлатма язуында шул турыда мәгълүмат бар. Документ белән РИА Новости танышкан.
Документта язылганча, ана (гаилә) капиталының күләме кулланучылар бәяләренең арту индексыннан чыгып билгеләнгән. Мондый индекс 2023 елда алдагы елга карата – 12,4 процент, 2024 елда – 5,5 процент, 2025 елда – 4 процент фаразлана.
Шулай итеп, 2023 елда беренче балага ана капиталының күләме 589 569,4 сум тәшкил итәчәк, 2024 елда – 621 995,7 сум, 2025 елда – 646 875,5 сум. Икенче бала өчен бирелә торган ана капиталы 2023 елда – 779 094 сум, 2024 елда - 821 944,2 сум, 2025 елда 854 822 сум булыр дип планлаштырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз