news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бердымөхәммәдов җитәкчелегендәге Төрекмәнстан делегациясе «КазанФорум»га килә

Төрекмәнстан Халк мәсләхәте рәисе Гурбангулы Бердымөхәммәдов «Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум» Халыкара икътисади форумында катнашачак. Төрекмәнстанның «Watan» телевидениесе милли программасында шулай дип белдерделәр. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

Тышкы эшләр министры Рәшид Мередов Төрекмәнстан Хөкүмәте утырышында форумга Бердымөхәммәдов җитәкчелегендәге делегация җибәреләчәге турында хәбәр итте. Аның сүзләренчә, әлеге сәфәр Төрекмәнстан белән Россия арасындагы стратегик мөнәсәбәтләрне ныгыту өчен планлаштырыла.

Искәртеп үтәбез, «Россия — Ислам дөньясы: КазанФорум» Халыкара икътисади форумы 12-17 майда Казанның төрле мәйданчыкларында узачак. Эшлекле программа 14-15 майда «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә үтәр дип көтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot