news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бердымөхәммәдов алабай этләре турында китап чыгарган

Ашхабадта Төрекмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдовның "Төрекмән алабае" китабын тәкъдим итү кичәсе узды.

(Казан, 16 сентябрь, “Татар-информ”). Ашхабадта Төрекмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдовның "Төрекмән алабае" китабын тәкъдим итү кичәсе узды. Бу хакта "Интерфакс" хәбәр итә.

Ашхабадта Төрекмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдовның "Төрекмән алабае" китабын тәкъдим итү кичәсендә шулай ук дәүләт башлыгы шигырьләренә язылган шул исемдәге җырның премьерасы да булды.

Китапта "токымның өстенлекләре турында кызыклы фактлар, археологик эзләнүләр һәм этнографик белешмәләр, шулай ук фольклорда алабай образын интерпретацияләү мисаллары" бәян ителә. Агентлык бу басманы 27 сентябрь - Бәйсезлек көненә " искиткеч бүләк" дип атады.

  • 2019 елның май ахырында Бердымөхәммәдов премьер-министр Дмитрий Медведевка тимгелле алабай көчеге бүләк итте. Медведев исә аны "Төрекмәнстанның архитектура һәйкәлләре" дигән сирәк басма белән бүләкләде. Бүләк ителгән көчекне Айк дип атадылар.
  • 2017 елда Төрекмәнстан лидеры үзенең Россия коллегасы Владимир Путинга алабай көчеге бүләк иткән иде. Бердымөхәммәдов сүзләренчә, эткә Тугры (Верный) кушаматын биргәннәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100