news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бердыев: “Казан” сүзен ишетүгә, чит ил кешеләре хезмәт хакын 40 процентка югарырак сорый”

“Рубин”ның баш тренеры “Татар-информ” агентлыгына Казан белән Мәскәү футбол клублары аермасын төшендерде

(Казан, 5 гыйнвар, “Татар-информ”). Казан “Рубин”ының баш тренеры Корбан Бердыев “Татар-информ” агентлыгына биргән эксклюзив әңгәмәсендә Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан булмаган Россия клублары алдына футболистларның трансфер базарында эш иткәндә килеп чыга торган проблемалар турында шәрехләде. Шуларның берсе – Казанның Европада аз танылган булуы.

“Легионерга, Мәскәү, дисәң, - ул аны ишетә, Казан, дисәң, аның әллә никадәр соравы туа һәм, шуңа бәйле рәвештә, еллык хезмәт хакы үзгәрә: ул 40 процентка арта, кайчак - 50 процентка кадәр. Уенчылар Казанның кайдалыгын һәм ни икәнен дә белми! Соңгы вакытта гына беленә-таныла башладык. Футболчылар “Рубин”ның еврокубокларда даими катнашуын күрә, һәм алар үзләрен “ялтыратып-күрсәтеп” ала, ниндидер кызыксыну барлыкка килә. Эшләү хәзер күпкә гадиләште. Ләкин, барыбер, чит илнекеләр өчен Мәскәү белән Санкт-Петербург өстенлекле”, - дип белдерде Корбан Бердыев әңгәмәсендә.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot