news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бердск татарлары "Ачык ишекләр көне"ндә узачак остаханәләргә чакыра

Новосибирск өлкәсендәге милләттәшләр "Аулак өй" бәйрәмен һәм "Супер әби" бәйгесен уздыра.

(Казан, 27 сентябрь, "Татар-информ"). Новосибирск өлкәсенең Бердск татарлары мәдәни үзәге "Ачык ишекләр көне" үткәрә. Бу хакта мәдәни үзәк хәбәр итә. 
 
Чара кысаларында, үзәккә килүчеләргә "Аулак өй" тәкъдим ителәчәк. Кунаклар өчен ике сәгать дәвамында йон эрләү, чигеш чигү, иске кием тукымаларыннан киселгән тасмалардан келәм үрү һ.б. мастер-класслар үткәреләчәк. 
 
Соңрак "Супер әби" бәйгесендә иң оста татар әбиен ачыклаячаклар. 
 
Чара Халыклар дуслыгы йортында уздырылачак, диелә хәбәрдә. 
 

news_right_1
news_right_2
news_bot