news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бердск шәһәрендә яшәүче татарлар кыстыбый пешерергә өйрәнгән

Татар камыр ашлары белән 12 июнь көнне Бердскида фестивальдә сыйланып булачак.

 (Казан, 7 июнь, "Татар-информ"). Новосибирск өлкәсенең Бердск шәһәрендә кыстыбый пешерү буенча мастер-класс үткән. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы сайтында хәбәр ителә. 

Мастер-класс "Хлеб из тандыра" пекарнясында үткән, әлеге пекарняның менюсында татар халкының милли камыр ашларыннан өчпочмак һәм өлеш тә бар.

Шунысын да искәртеп үтик, Новосибирск өлкәсендә татарның милли камыр ашлары белән 12 июнь көнне Бердск шәһәрендә милли мәдәниятләргә багышланган шәһәркүләм фестивальдә сыйланып булачак. Чараны Бердскның Дуслык Йорты һәм милли үзәкләр оештыра, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100