news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бердск шәһәрендә XII Себер татар яшьләре фестивале була

Фестивальдә Россиянең һәм Казахстанның 20 дән артык шәһәреннән килгән 16-35 яшьлек актив һәм иҗади яшьләр катнаша.

Бердск шәһәрендә XII Себер татар яшьләре фестивале була
tatar-congress.org

(Казан, 15 сентябрь, “Татар-информ”). 26-29 сентябрьдә Бердск шәһәрендә “Зәңгәр күл” ял базасында XII Себер татар яшьләре фестивале узачак. Бу хакта оештыру комитетына сылтама белән Бөтендөнья татар конгрессы сайты хәбәр итә.

"Инде 10 елдан артык Себер татар яшьләре фестивале Себердәге татар иҗтимагый тормышының көтеп алынган вакыйгасы. Фестивальдә Россиянең һәм Казахстанның 20 дән артык шәһәреннән килгән 16-35 яшьлек актив һәм иҗади яшьләр катнаша", диелә хәбәрдә.

Чараның өч көнлек программасына вокал, бию, актерлык осталыгы, кулинария буенча мастер-класслар, татар теле дәресләре, сөйләм сәнгате, татар тарихы, бизнес буенча лекцияләр, проектлар эшләү буенча практик семинарлар, КВН уеннары, ТАТ-квиз, Төнге Dozor һәм башкалар кертелгән.

Фестиваль делегатларның “Чат татары утары” Музей комплексына экскурсия һәм Новосибирск халкы өчен М. Горький исемендәге мәдәният йортында гала-концерт белән тәмамланачак.

Фестивальне оештыручылар: “Новосибирск өлкәсенең татар мәдәни үзәге”, “Себер татарлары ассоциацияе” төбәкара иҗтимагый оешмасы, “Новосибирск өлкәсе татарларының төбәк милли-мәдәни автономиясе”, Новосибирск шәһәре мэриясе, Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100