news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
"Бердэмлек"кә - 20 яшь
Самараның Киров мәйданындагы Литвинов исемендәге Мәдәният сараенда юбилейга багышланган кичә үтте
Скопировать ссылку
(Самара, 1 апрель, “Татар-информ”, Эльмира Шәвәлиева). Сәхнә "Бердәмлек"кә - 20 яшь» сүзләре язылган панно белән бизәлгән. Бәйрәм басмабызның иң актив штаттан тыш хәбәрчесе Наилә Хөсәенова үзе язган "Бердәмлек" шигырен укуы белән башланып китте.
Кичәне алып баручылар Зөлфия Арысланова һәм Зиннур Сафиуллин сәхнәгә "Бердәмлек"нең алыштыргысыз җитәкчесен - Рәфгать Әһлиуллинны чакырдылар.
Хәерле көн, ерак араны якын итеп, өлкәбезнең авылларыннан, районнарыннан, шәһәрләреннән, мәркәзебез Казаннан, күрше төбәкләрдән килгән кунаклар, басмабызны оештыручылар, аны чыгарырга акча бирүчеләр, дин әһелләре һәм хөрмәтле укучыларыбыз! "Бердәмлеге"безне шулай якын күргән, олылаган, күтәргәнегез өчен Сезгә Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтләре яусын. Хәзерге кризис чорында да тиражыбыз кимеми, тотрыклы булып кала бирә. Моның өчен, хөрмәтле укучыларыбыз, баш иеп рәхмәт әйтәм үзегезгә, - дип башлады сүзен баш мөхәрриребез Рәфгать Әһлиуллин. Чыннан да, укучыларыбыз булмаса, безне шулай күтәрмәсәләр, булыр иде микән татар газетасы? Егерме ел буе кем өчен эшләр идек икән? Укучыларыбызның теләктәшлеген тоймасак, ачулану һәм тәнкыйть, рәхмәт һәм мактау хатлары алып тормасак, ай-һай, егерме ел буе яши алган булыр идек микән?
Килгән кунакларыбызны да инде күптән беләбез, күпләре белән "сез" дип түгел, ә еш кына "син" дип сөйләшәбез, кул биреп күрешәбез, хәл-әхвәл сорашканда әтисе-әнисенең, балаллаырының, туганнарының да хәлен белешәбез. Бу инде укучы белән газета арасында тугандаш мөнәсәбәтләр урнашуын күрсәтә. Бер рус кешесе миңа "Да, все татары - родня" дигән иде. Бу бәйрәмдә шушы сүзләрнең дөрес булуына тагын бер кат инандым мин.
Юбилей кичәсе, һәр татар эше башланган кебек, "Бисмилла"дан башланды. Самара өлкәсе мөселманнарының региональ Диния нәзарәте рәисе мөфти Вагыйз хәзрәт Яруллин догалар укып, дин кардәшләребез тормышында газетаның алып торган урыны турында вәгазь сөйләгәннән соң, сүз губерна Думасы рәисе Виктор Сазоновка бирелде.
Без менә инде дүртенче тапкыр "Бердәмлегебезнең” юбилеен үткәрәбез. Ә мондый олы кунакларның килүе әлегә беренче мәртәбә булды. Виктор Федорович өлкә даирәләрендә губернатордан кала икенче кеше саналса да, бик гади шәхес икән. Ул нинди чарага дәшсәләр дә, олы башын кече итеп бара. Татар бәйрәмнәренә дә йөрергә ярата. Күптән түгел генә узган Нәүрүз бәйрәмендә дә бик кызыксынып татар көрәшен карап утырган иде ул. Безнең газетаның юбилеена да килергә вакыт тапкан бит менә. Аңардан котлау сүзләре ишетү, газета коллективына һәм әйдәп баручы хәбәрчебез Миләүшә Газимовага атап язылган Мактау хатлары һәм чәчәкләр алу дәрәҗәбезне тагын да күтәреп җибәрде.
Өлкә хөкүмәте Аппаратының мәгълүмат политикасы һәм җәмәгатьчелек белән эш итү департаменты җитәкчесе Сергей Филиппов һәм шул департаментның баш консультанты Надежда Осипова да газета коллективына Мактау хаты һәм чәчәкләр алып килгәннәр. Өлкә хөкүмәте бүләге моның белән генә чикләнми, билгеле. Үткән ел ахырында гына өлкәбездә оештырылган татар милли-мәдәни автономиябез җитәкчелеге ярдәме белән өлкә бюджетыннан быел редакциябезгә башка еллар белән чагыштырганда күпкә күбрәк акча бүлеп бирелде. Киләчәктә дә шулай булыр, дип ышандырдылар өлкә хөкүмәте вәкилләре.
Шулай ук Самара шәһәре мэриясе дә бәйрәмнән читтә калмаган. Шәһәр администрациясенең милли оешмалар һәм дини конфессияләр белән эш итүче секторы җитәкчесе Михаил Акимов безне бәйрәм белән котлап, җаваплы секретаребез, ветеран-журналист Зәйнәп Әһлиуллинага һәм миңа, бүлек мөдире Эльмира Шәвәлиевага, Мактау хатлары тапшырды.
Казан кунаклары - Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының мәгълүмат чаралары һәм аналитика бүлеге җитәкчесе Гөлназ Шәйхи, "Татмедиа" ачык акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Айрат Сәлимгәрәев тә газетабызның күптәнге дуслары һәм теләктәшләре. Газетабызның егерме еллык юбилеена “Татмедиа” өр-яңа компьютер бүләк итте. Ә яңа принтерны Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты бүләк итеп җибәргән.
Тольятти шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Җәмил Вәлиуллин исеменнән аның урынбасары Рәшит Нурмөхәммәтов тә тәбрикләү сүзләреннән соң "Бердәмлек"кә якын көннәрдә яңа компьютер комплексы бүләк итәчәкләре турында белдерде.
Өлкә "Туган тел" татар җәмгыятенең яңа президенты Фәхретдин Канюкаев та бәйрәм белән котлап, теләкләрен җиткергәннән соң баш мөхәрриребез кулына Татарстанның "Бәкер" шифаханәсенә юллама сатып алу өчен акча салынган конверт тоттырды. Аңарга Самараның шәһәр милли-мәдәни автономиясе рәисе Рифкать Хуҗин үзенең котлау сүзләре һәм бүләге белән кушылды.
Шулай ук "Бердәмлек" коллективының сәламәтлеген кайгыртучы да табылды - өлкә татар милли-мәдәни автономиясе исеменнән аның җитәкчесе Минәхмәт Хәлиуллов безгә микродулкынлы мич бүләк итте.
Бик күп, бик күп котлаулар алдык без бу көнне, һәр кунагыбызның чыгышы татар газетасының халык тормышында уйнаган роленә, баш мөхәррирнең аяусыз хезмәтенә бәя бирүләрдән, киләчәккә уңышлар, халыкка тагын әле озак еллар хезмәт итәргә теләүләрдән торды. Әмма бу теләкләрнең интонациясенә туктамый булдыра алмыйм. Ниндидерэчкерсезлек, җылылык, үз итү ноталары бар иде алар да. Ә бит биш ел элек, газетаның 15 еллыгын уздырганда, мондый җылылык һәм үз итү турында хыялланырга гына кала иде. Бу мөнәсәбәт өлкә һәм Самара шәһәре татар милли-мәдәни автономияләренең, өлкә "Туган тел" оешмасының, өлкә хөкүмәтенең татар газетасына карата йөзләре белән борылуларыннан киләдер дип уйлыйм.
"Прогресс-А" фирмасы генераль директоры, ике тапкыр төбәгебезнең "Ел кешесе" исеменә лаек булган өлкә "Туган тел" җәмгыятенең вице-президенты Вазыйх Мөхәммәтшин, Самара өлкә Халыклар дуслыгы йорты директоры урынбасары Светлана Жидкова, Сызран шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясе рәисе урынбасары Дамир Йосыпов һәм оештыручыларыбызның берсе - Сызран муниципаль район җирлеге исеменнән чыгыш ясаган Сызран шәһәр Думасы депутаты Илсур Гыйльманов, өлкә "Туган тел" татар җәмгыятенең яшьләр бүлеге җитәкчесе Фәрхат Мәхмүтов, Похвистнево районы "Туган тел" оешмасы рәисе Расих Латыйпов һәм Гали муниципаль җирлеге җитәкчесе Идрис Муллабаев, тагын бер оештыручыбыз - Камышлы муниципаль районы башлыгы вазифаларын башкаручы Минсәгыйть Шәйхетдинов һәм Камышлы муниципаль җирлеге җитәкчесе Заһит Сафин, каләмдәшләребез - "Азан" газетасы редакторы Шамил Галимов, "Ыргыз" газетасы редакторы Сәлимә Краснова-Игенбетова, ерак араны якын итеп килгән Түбән Новгород өлкәсенең "Туган як" газетасы редакторы Рәүф Абдуллин, Ульян өлкәсенең "Өмет" газетасы редакторы Исхак Хәлимовларның шулай ук күчтәнәчләр, чәчәкләр күтәреп килеп, котлап, матур-матур теләкләр теләп, уңай тәэсир калдырган истәлекләре белән уртаклашып китүләре генә дә ни тора!
Шулай ук "Бердәмлек" газетасында элек эшләп киткән бер төркем хезмәттәшләребезнең дә сәхнәгә күтәрелеп, газетада эшләгән чорда туплаган тәҗрибәнең аларга югары дәрәҗәләргә ирешергә ярдәм итүе турында сөйләүләре басмабызның абруен тагын да күтәрә төште. Ә редакция аша егерме елда 80 кеше узган бит!
"Бердәмлек"не оештырган чорда имзалар җыеп, түрәләр алдында бу мәсьәләне күтәреп йөрүчеләрнең берсе, 15 ел дәвамында Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты әгъзасы булып торган, төбәгебезнең мәшһүр татары исемен йөрткән, авыру булуына да карамастан, бәйрәмебезгә килгән 80 яшьлек Равил Хәйрулла улы Яһудинның да сәхнәгә күтәрелеп, яшьләргә "Бердәмлек"не, туган телебезне, мәдәниятебезне, динебезне сакларга васыять әйтүе күпләрне дулкынландыргандыр, уйланырга мәҗбүр иткәндер, мөгаен.
Сәхнәгә соңгы тәбрикләүче булып башлыча руслар яшәгән Кинель-Черкасс район үзәгендә бергәләп татар бистәсе оештырып, анда гомер кичерүче биш агалы-энеле Ходовларның берсе - Раил әфәнденең күтәрелүе һәм аның оныгының Коръән сүрәләре укуы үзенә күрә бер изгелек символы буларак кабул ителде. Бисмилла әйтеп башланган тантана изге Коръән сүзләре белән тәмамланды да.
"Бердәмлек"нең якын дусты, фикердәше, сердәше, Самараның "Яктылык" мәктәбендә балаларга музыка укытучы Ленар Абсаттаров язган "Бердәмлегем", бердәм булыйк, бердәм булыйк" җыры кичәбезнең соңгы аккорды булып яңгырады. Бу яңа җыр алкышларга күмелде.
Бәйрәм алдыннан фойеда Похвистнево районы Яңа Мансур авылында туып үскән, Советлар заманында ук танылып өлгергән, хәтта өлкә үзәгенең Молодогвардейский урамындагы Никахлашу йортын үз рәсемнәре белән бизәгән Россия рәссамнары берлеге әгъзасы Нурхәтим Бикуловның картиналары күргәзмәсе тамашачыда икеләтә тойгылар тудыргандыр, мөгаен. Аларның берникадәресе татар тормышын тасвирлый. Менә гаилә, самавыр, әби-бабай, менә болын буйлап ат чаба, менә агачлар арасында чибәр кыз утыра...
Шулай ук фойеда бәйрәм башланыр алдыннан Камышлы авылыннан килгән оста гармунчыбыз Мидхәт Фәхретдинов һәм Гали авылы гармунчысы Дәрҗеман ага Сәлихов халыкны биетеп, җырлатып тордылар.
Программаның икенче бүлегендә Казаннан килгән популяр җырчылар - Татарстанның халык артистлары Эльвира Хәйруллина һәм Вәис Бәйрәмов, Самараның танылган җырчылары Зөлфия Арысланова, Искәндәр Әхмәтов, Галия Мостафина, Тольятти "сандугачлары" Гөлназ Әбдрәхимова һәм Хәтиҗә Гыйниятова катнашындагы зур концерт тамашачыларыбызга бездән бүләк булды.
Гаилә бәйрәме булгангадырмы, бирегә килгән халык үзен бик иркен хис итте. Туганнар биредә очрашты, авылдашлар табышты, табышкач - биеште, ә тамаша тәмамлангач аерылышырга теләмичә, бер-берсенә кунакка барып, гаилә бәйрәмен дәвам иттеләр. "Бердәмлек" аларга татар булырга, туганлашырга, бер-берсен бәйрәмнәре белән котлашырга, нык яхшылары турында мәкаләләр язып, халыкка танытырга булыша икән, димәк, 20 ел юкка узмаган. Газета халыкка кирәк, ә газетага халык кирәк. Менә шулай, туганнар, бергә булсак кына без яшәячәкбез.
Ә инде алты йөзгә якын тамашачының аягүрә басып, бергәләшеп халкыбызның гимнына әверелгән "Туган тел" җырын башкаруы нинди зур мәгънәгә ия дип әйтер идем. Безнең "Бердәмлек"нең бу дөньяда яшәве мәгълүм бер җырда әйтелгәнчә, "юкка түгел, юкка түгелдер"...
Кичәне алып баручылар Зөлфия Арысланова һәм Зиннур Сафиуллин сәхнәгә "Бердәмлек"нең алыштыргысыз җитәкчесен - Рәфгать Әһлиуллинны чакырдылар.
Хәерле көн, ерак араны якын итеп, өлкәбезнең авылларыннан, районнарыннан, шәһәрләреннән, мәркәзебез Казаннан, күрше төбәкләрдән килгән кунаклар, басмабызны оештыручылар, аны чыгарырга акча бирүчеләр, дин әһелләре һәм хөрмәтле укучыларыбыз! "Бердәмлеге"безне шулай якын күргән, олылаган, күтәргәнегез өчен Сезгә Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтләре яусын. Хәзерге кризис чорында да тиражыбыз кимеми, тотрыклы булып кала бирә. Моның өчен, хөрмәтле укучыларыбыз, баш иеп рәхмәт әйтәм үзегезгә, - дип башлады сүзен баш мөхәрриребез Рәфгать Әһлиуллин. Чыннан да, укучыларыбыз булмаса, безне шулай күтәрмәсәләр, булыр иде микән татар газетасы? Егерме ел буе кем өчен эшләр идек икән? Укучыларыбызның теләктәшлеген тоймасак, ачулану һәм тәнкыйть, рәхмәт һәм мактау хатлары алып тормасак, ай-һай, егерме ел буе яши алган булыр идек микән?
Килгән кунакларыбызны да инде күптән беләбез, күпләре белән "сез" дип түгел, ә еш кына "син" дип сөйләшәбез, кул биреп күрешәбез, хәл-әхвәл сорашканда әтисе-әнисенең, балаллаырының, туганнарының да хәлен белешәбез. Бу инде укучы белән газета арасында тугандаш мөнәсәбәтләр урнашуын күрсәтә. Бер рус кешесе миңа "Да, все татары - родня" дигән иде. Бу бәйрәмдә шушы сүзләрнең дөрес булуына тагын бер кат инандым мин.
Юбилей кичәсе, һәр татар эше башланган кебек, "Бисмилла"дан башланды. Самара өлкәсе мөселманнарының региональ Диния нәзарәте рәисе мөфти Вагыйз хәзрәт Яруллин догалар укып, дин кардәшләребез тормышында газетаның алып торган урыны турында вәгазь сөйләгәннән соң, сүз губерна Думасы рәисе Виктор Сазоновка бирелде.
Без менә инде дүртенче тапкыр "Бердәмлегебезнең” юбилеен үткәрәбез. Ә мондый олы кунакларның килүе әлегә беренче мәртәбә булды. Виктор Федорович өлкә даирәләрендә губернатордан кала икенче кеше саналса да, бик гади шәхес икән. Ул нинди чарага дәшсәләр дә, олы башын кече итеп бара. Татар бәйрәмнәренә дә йөрергә ярата. Күптән түгел генә узган Нәүрүз бәйрәмендә дә бик кызыксынып татар көрәшен карап утырган иде ул. Безнең газетаның юбилеена да килергә вакыт тапкан бит менә. Аңардан котлау сүзләре ишетү, газета коллективына һәм әйдәп баручы хәбәрчебез Миләүшә Газимовага атап язылган Мактау хатлары һәм чәчәкләр алу дәрәҗәбезне тагын да күтәреп җибәрде.

Өлкә хөкүмәте Аппаратының мәгълүмат политикасы һәм җәмәгатьчелек белән эш итү департаменты җитәкчесе Сергей Филиппов һәм шул департаментның баш консультанты Надежда Осипова да газета коллективына Мактау хаты һәм чәчәкләр алып килгәннәр. Өлкә хөкүмәте бүләге моның белән генә чикләнми, билгеле. Үткән ел ахырында гына өлкәбездә оештырылган татар милли-мәдәни автономиябез җитәкчелеге ярдәме белән өлкә бюджетыннан быел редакциябезгә башка еллар белән чагыштырганда күпкә күбрәк акча бүлеп бирелде. Киләчәктә дә шулай булыр, дип ышандырдылар өлкә хөкүмәте вәкилләре.
Шулай ук Самара шәһәре мэриясе дә бәйрәмнән читтә калмаган. Шәһәр администрациясенең милли оешмалар һәм дини конфессияләр белән эш итүче секторы җитәкчесе Михаил Акимов безне бәйрәм белән котлап, җаваплы секретаребез, ветеран-журналист Зәйнәп Әһлиуллинага һәм миңа, бүлек мөдире Эльмира Шәвәлиевага, Мактау хатлары тапшырды.
Казан кунаклары - Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының мәгълүмат чаралары һәм аналитика бүлеге җитәкчесе Гөлназ Шәйхи, "Татмедиа" ачык акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Айрат Сәлимгәрәев тә газетабызның күптәнге дуслары һәм теләктәшләре. Газетабызның егерме еллык юбилеена “Татмедиа” өр-яңа компьютер бүләк итте. Ә яңа принтерны Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты бүләк итеп җибәргән.
Тольятти шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Җәмил Вәлиуллин исеменнән аның урынбасары Рәшит Нурмөхәммәтов тә тәбрикләү сүзләреннән соң "Бердәмлек"кә якын көннәрдә яңа компьютер комплексы бүләк итәчәкләре турында белдерде.
Өлкә "Туган тел" татар җәмгыятенең яңа президенты Фәхретдин Канюкаев та бәйрәм белән котлап, теләкләрен җиткергәннән соң баш мөхәрриребез кулына Татарстанның "Бәкер" шифаханәсенә юллама сатып алу өчен акча салынган конверт тоттырды. Аңарга Самараның шәһәр милли-мәдәни автономиясе рәисе Рифкать Хуҗин үзенең котлау сүзләре һәм бүләге белән кушылды.
Шулай ук "Бердәмлек" коллективының сәламәтлеген кайгыртучы да табылды - өлкә татар милли-мәдәни автономиясе исеменнән аның җитәкчесе Минәхмәт Хәлиуллов безгә микродулкынлы мич бүләк итте.
Бик күп, бик күп котлаулар алдык без бу көнне, һәр кунагыбызның чыгышы татар газетасының халык тормышында уйнаган роленә, баш мөхәррирнең аяусыз хезмәтенә бәя бирүләрдән, киләчәккә уңышлар, халыкка тагын әле озак еллар хезмәт итәргә теләүләрдән торды. Әмма бу теләкләрнең интонациясенә туктамый булдыра алмыйм. Ниндидерэчкерсезлек, җылылык, үз итү ноталары бар иде алар да. Ә бит биш ел элек, газетаның 15 еллыгын уздырганда, мондый җылылык һәм үз итү турында хыялланырга гына кала иде. Бу мөнәсәбәт өлкә һәм Самара шәһәре татар милли-мәдәни автономияләренең, өлкә "Туган тел" оешмасының, өлкә хөкүмәтенең татар газетасына карата йөзләре белән борылуларыннан киләдер дип уйлыйм. "Прогресс-А" фирмасы генераль директоры, ике тапкыр төбәгебезнең "Ел кешесе" исеменә лаек булган өлкә "Туган тел" җәмгыятенең вице-президенты Вазыйх Мөхәммәтшин, Самара өлкә Халыклар дуслыгы йорты директоры урынбасары Светлана Жидкова, Сызран шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясе рәисе урынбасары Дамир Йосыпов һәм оештыручыларыбызның берсе - Сызран муниципаль район җирлеге исеменнән чыгыш ясаган Сызран шәһәр Думасы депутаты Илсур Гыйльманов, өлкә "Туган тел" татар җәмгыятенең яшьләр бүлеге җитәкчесе Фәрхат Мәхмүтов, Похвистнево районы "Туган тел" оешмасы рәисе Расих Латыйпов һәм Гали муниципаль җирлеге җитәкчесе Идрис Муллабаев, тагын бер оештыручыбыз - Камышлы муниципаль районы башлыгы вазифаларын башкаручы Минсәгыйть Шәйхетдинов һәм Камышлы муниципаль җирлеге җитәкчесе Заһит Сафин, каләмдәшләребез - "Азан" газетасы редакторы Шамил Галимов, "Ыргыз" газетасы редакторы Сәлимә Краснова-Игенбетова, ерак араны якын итеп килгән Түбән Новгород өлкәсенең "Туган як" газетасы редакторы Рәүф Абдуллин, Ульян өлкәсенең "Өмет" газетасы редакторы Исхак Хәлимовларның шулай ук күчтәнәчләр, чәчәкләр күтәреп килеп, котлап, матур-матур теләкләр теләп, уңай тәэсир калдырган истәлекләре белән уртаклашып китүләре генә дә ни тора!
Шулай ук "Бердәмлек" газетасында элек эшләп киткән бер төркем хезмәттәшләребезнең дә сәхнәгә күтәрелеп, газетада эшләгән чорда туплаган тәҗрибәнең аларга югары дәрәҗәләргә ирешергә ярдәм итүе турында сөйләүләре басмабызның абруен тагын да күтәрә төште. Ә редакция аша егерме елда 80 кеше узган бит!
"Бердәмлек"не оештырган чорда имзалар җыеп, түрәләр алдында бу мәсьәләне күтәреп йөрүчеләрнең берсе, 15 ел дәвамында Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты әгъзасы булып торган, төбәгебезнең мәшһүр татары исемен йөрткән, авыру булуына да карамастан, бәйрәмебезгә килгән 80 яшьлек Равил Хәйрулла улы Яһудинның да сәхнәгә күтәрелеп, яшьләргә "Бердәмлек"не, туган телебезне, мәдәниятебезне, динебезне сакларга васыять әйтүе күпләрне дулкынландыргандыр, уйланырга мәҗбүр иткәндер, мөгаен.
Сәхнәгә соңгы тәбрикләүче булып башлыча руслар яшәгән Кинель-Черкасс район үзәгендә бергәләп татар бистәсе оештырып, анда гомер кичерүче биш агалы-энеле Ходовларның берсе - Раил әфәнденең күтәрелүе һәм аның оныгының Коръән сүрәләре укуы үзенә күрә бер изгелек символы буларак кабул ителде. Бисмилла әйтеп башланган тантана изге Коръән сүзләре белән тәмамланды да.

"Бердәмлек"нең якын дусты, фикердәше, сердәше, Самараның "Яктылык" мәктәбендә балаларга музыка укытучы Ленар Абсаттаров язган "Бердәмлегем", бердәм булыйк, бердәм булыйк" җыры кичәбезнең соңгы аккорды булып яңгырады. Бу яңа җыр алкышларга күмелде.
Бәйрәм алдыннан фойеда Похвистнево районы Яңа Мансур авылында туып үскән, Советлар заманында ук танылып өлгергән, хәтта өлкә үзәгенең Молодогвардейский урамындагы Никахлашу йортын үз рәсемнәре белән бизәгән Россия рәссамнары берлеге әгъзасы Нурхәтим Бикуловның картиналары күргәзмәсе тамашачыда икеләтә тойгылар тудыргандыр, мөгаен. Аларның берникадәресе татар тормышын тасвирлый. Менә гаилә, самавыр, әби-бабай, менә болын буйлап ат чаба, менә агачлар арасында чибәр кыз утыра...
Шулай ук фойеда бәйрәм башланыр алдыннан Камышлы авылыннан килгән оста гармунчыбыз Мидхәт Фәхретдинов һәм Гали авылы гармунчысы Дәрҗеман ага Сәлихов халыкны биетеп, җырлатып тордылар.
Программаның икенче бүлегендә Казаннан килгән популяр җырчылар - Татарстанның халык артистлары Эльвира Хәйруллина һәм Вәис Бәйрәмов, Самараның танылган җырчылары Зөлфия Арысланова, Искәндәр Әхмәтов, Галия Мостафина, Тольятти "сандугачлары" Гөлназ Әбдрәхимова һәм Хәтиҗә Гыйниятова катнашындагы зур концерт тамашачыларыбызга бездән бүләк булды.
Гаилә бәйрәме булгангадырмы, бирегә килгән халык үзен бик иркен хис итте. Туганнар биредә очрашты, авылдашлар табышты, табышкач - биеште, ә тамаша тәмамлангач аерылышырга теләмичә, бер-берсенә кунакка барып, гаилә бәйрәмен дәвам иттеләр. "Бердәмлек" аларга татар булырга, туганлашырга, бер-берсен бәйрәмнәре белән котлашырга, нык яхшылары турында мәкаләләр язып, халыкка танытырга булыша икән, димәк, 20 ел юкка узмаган. Газета халыкка кирәк, ә газетага халык кирәк. Менә шулай, туганнар, бергә булсак кына без яшәячәкбез.
Ә инде алты йөзгә якын тамашачының аягүрә басып, бергәләшеп халкыбызның гимнына әверелгән "Туган тел" җырын башкаруы нинди зур мәгънәгә ия дип әйтер идем. Безнең "Бердәмлек"нең бу дөньяда яшәве мәгълүм бер җырда әйтелгәнчә, "юкка түгел, юкка түгелдер"...
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot