news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бердәмроссиялеләр Татарстаннан Лисичанскига төзелеш материаллары илтеп тапшырды

Татарстан Республикасы шефлыкка алынган Лисичанск шәһәренә җимерелгән йортларның түбәләрен төзекләндерү өчен төзелеш материаллары илтеп тапшырган. Бу хакта «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан Республикасы төбәк бүлеге Telegram-каналында хәбәр ителә.

Лисичанскига шифер, агач материаллары, кадак һәм йомшак түбә китерелгән. Гомумән алганда, шәһәргә 50 тонна авырлыктагы йөк килгән.

Әлеге төзелеш материаллары ярдәмендә зыян күргән биналарның түбәләре ремонтланачак, дип билгеләп үтелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot