Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Бердәмлек»: Төбәктә яшәүче милләттәшләребез туган телебезне белү дәрәҗәсен тикшерде
Самараның «Бердәмлек» газетасында Венера Галимованың «Язган саен кул шомара» дигән язмасы чыккан.
«Татар телен саклауга һәм үстерүгә багышланган уникаль вакыйга Россиянең төрле почмакларында, чит илләрдә яшәүче һәм туган телне популярлаштырырга омтылучы меңләгән кешене берләштерә. Быел акция унынчы мәртәбә үткәрелде һәм икетеллелеккә, Казан губернасында беренче рус-татар башлангыч мәктәбенә нигез салучы буларак тарихка кереп калган күренекле татар мәгърифәтчесе, тел белгече, язучы Каюм Насыйриның тууына 200 ел тулуга багышланган иде.
Самара өлкәсе һәр елдагыча акциягә зур әзерлек белән кушылды. Төбәкнең төрле почмакларында яшәүче милләттәшләребез өч көн дәвамында туган телебезне белү дәрәҗәсен тикшереп карый алдылар.
16 ноябрьдә өлкә «Туган тел» татар җәмгыяте директоры Гюзяль Рамазанова hәм оешманың вице-президенты Ригиль Курмаев диктант язу өчен мәйданчыкны шәһәрнең иң матур тарихи өлешендә - Куйбышев урамындагы «Станкозавод» бинасында оештырганнар иде. Чарада төрле яшьтәге 15ләп кеше катнашты. Диктантны Башкортостанда туып-үсеп, Самарага килен булып төшкән яшь укытучы Диана Яхина укыды. Эш беткәч - уйнарга ярый, диләр. Диктант бланкларын тапшырганнан соң, аралашу-танышу чәй өстәле янында дәвам итте. Барлык катнашучылар акцияне оештыручыларга һәм аны үткәрү өчен бина тәкъдим иткән Ригил Курмаевка рәхмәтләрен җиткерәләр.
Сызран шәһәре татарлары да беркайчан әлеге чарадан читтә калмыйлар. Җирле «Ак калфак» оешмасы җитәкчесе, татар теле укытучысы Гөлнара Давлетшина ел саен М.Б. Корниенко исемендәге китапханәдә «Татарча диктант» уздыра. Быел акциядә 12 яшьтән 78 яшькәчә 16 кеше катнашкан. Текстны Гөлнара ханым һәрвакыт үзе укый. Диктант өчен Мөхәммәт Мәһдиевның «Җир йөзендә алты кыйтга» әсәреннән өзек сайланган. Язып бетергәч, милләттәшләр таралышырга ашыкмаганнар, түгәрәк өстәл тирәсенә җыелып, тәмле, хуш исле чәй һәм үзләре пешереп килгән бәлеш, кош теле, чәкчәк белән сыйланганнар. Чарага «Чишмә» ансамбле һәм Глеб Потаповның гармуны ямь өстәп торган. Диктант язучылар, ансамбльгә кушылып, татар җырларын җырлашып, озак кына сөйләшеп утырганнар.
Самараның «Яктылык» татар мәктәбендә масштаблы акция берничә көн дәвамында үтте. Чарада катнашучы укучыларга һәм ата-аналарга татар теле һәм әдәбияты укытучылары танылган татар язучысы Каюм Насыйри («Кабуснамәдән» хикәятләр) әсәреннән сайлап алынган өзекне укыдылар.»Яктылык» мәктәбе дирекциясе акциядә катнашучыларның барысына да кызыксынулары һәм татар теленең байлыгын саклап калырга омтылулары өчен рәхмәт белдерә. Мондый чаралар киләчәктә дә безне берләштерсен һәм тел традицияләрен киләсе буыннарга тапшырырга ярдәм итсен!
Камышлы районының Яңа Ярмәк һәм Иске Балыклы, Похвистнево районының Мәчәләй, Гали авыллары халкы да татар телен белү дәрәҗәсен тикшереп карау өчен акция уздырылган көннәрдә авыл Мәдәният йортларына, мәктәпләргә, мәчетләргә җыелганнар.
Тумышы белән Иске Балыклы авылыннан булган актив милләттәшебез, Самара дәүләт техник университеты каршындагы «Перспектива» эш һәм җитештерү үзәге директоры Альмир Нигматуллин чараны туган ягында оештыруда гына катнашып калмаган, 14 ноябрьдә үзе җитәкләгән үзәктә дә «Татарча диктант» үткәргән. «Бу көнне 60 процентка якын хезмәткәр татар телен белү дәрәҗәләрен тикшереп карарга булдылар», - дип хәбәр итә Альмир социаль челтәрендә. Үзәк хезмәткәрләре «Китап-әт-тәрбия/тәрбия турында китап» әсәреннән өзекләр буенча диктант язганнар. Текстны Альмир Нигъмәтуллин үзе укыган.
Самара төбәгенең Татар Дуслык татар иҗтимагый оешмасы офисы да 14 – 16 ноябрьдә «Татарча диктант» масштаблы белем бирү акциясе мәйданчыкларының берсенә әверелгән. Чарага мөхтәрәм кунак - кече ватаныбыз турында китаплар язучы Фәрит Шириязданов да кушылган. «Дуслык» оешмасы «Татарча диктант»ны Самараның Халыклар дуслыгы йортында да үткәрде.
- Бу - матур гадәт. Акция бездә татар телен өйрәнүгә кызыксыну уята. Шулай ук язуда еш күзәтелә торган хаталарны ачыкларга, аларны төзәтергә, белем дәрәҗәсен үстерергә ярдәм итә. Чарада катнашып, без туган телебезне, мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне саклау һәм үстерү бурычын үтәүгә үз өлешебезне кертәбез. Мондый акцияләр безне, кайда яшәвебезгә карамастан, берләштерә һәм туган телебезне саклауның мөһимлеген искә төшерә, - дип билгеләп үтәләр «Татарча диктант» язучылар».
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз