news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Бердәмлек»: Татарларның бергә җыелуы – шатлыклы күренеш

«Бердәмлек»: Татарларның бергә җыелуы – шатлыклы күренеш
Фото: «Бердәмлек» газетасы

Самараның «Бердәмлек» газетасында Залия Динмөхәммәтованың « Хәмерсез кичәләр – Әлфиянең үзенчәлеге» дигән язмасы чыкты.

«Татарларның бергә җыелуы – шатлыклы күренеш. Күпләр өчен бу, танышлары, дуслары, туганнары белән очрашып, бергәләп күңел ачу мөмкинлеге.

Социаль челтәрләрдә Әлфия Сөләйманованың «Дусларым бар» кичәсенә чакыруын күреп алган татарлар бик теләп Идел яры буенда урнашкан ресторанга җыелдылар. Аларны 18 кешедән торган оештыру командасы каршы алып торды. Кунаклар өчен алдан ук дресс-код та билгеләнгән иде - элегант, татар элементлары кертелгән кием.

Әлеге чара милләттәшләребезне берләштерү, мәдәниятебезне яшь буынга тапшыру, ана телебезне саклау максатыннан чыгып оештырылды. Һәм Габдулла Тукайның инде татар гимнына әверелгән «Туган тел» җырын күмәкләшеп башкару кичәнең мәгънәсен тагын да көчәйтә төште.

Чараны Фәрзанә Мәхмүтова һәм Пәрвиз алып бардылар. Әйтергә кирәк, Фәрзанә әти-әнисенең эшен лаеклы дәвам итә, бик оста, сәләтле, тырыш ул. Ә Пәрвиз, безнең милләт кешесе булмаса да, татар мохиында үзен бик уңай хис итте. Харизмалы егет, афәрин.

Уеннар, квиз оештырылды, караокега татар җырлары башкарылды.

Казаннан җырчы Ислам Кәлимуллин килгән иде. Ул – безнең якташыбыз, Похвистнево районының Гали авылында туып-үскән. Ә җирле «Идел» ансамбле солисткасы Алсинә Дәүләтбаеваның дәртле җырларына балалар да рәхәтләнеп биеде.

Тере тавыш, гитара көйләре, Самараның «Street¬Boys» төркеме башкаруындагы 80-90 нчы еллар хитлары берсен дә битараф калдырмады.

Халыкны биергә дәртләндереп торган ди-джей Салават Хәлимуллинны да мактап телгә аласы килә. Егетләр кешеләрнең кәефен, нинди җырга биергә теләүләрен шулкадәр яхшы сизәләр, исләрең китәр!

Гомумән, кичәдә берсе дә күңелсезләнеп утырмады һәм кулларына телефоннарын бары тик шушы күркәм мизгелләрне фотога, видеога төшерер өчен генә алдылар.

Кич буе профессиональ фотограф, яктылык операторлары, официантлар, пешекчеләр, сакчылар эшләде. Галия Әюпова һәм Наилә Майер тәртипне күзәттеләр, контент ясадылар, һәм үзләре дә рәхәтләнеп күңел ачтылар. Сәмия Сөләйманова белән Җәмилә Үзбәкова чарага килүчеләр исемлеген теркәп барды.

Эстрада хитлары, заманча җырлар, микслар, үзенчәлекле ут яктысы һәм оештыручыларның халыкка карата мөнәсәбәте чараның югары дәрәҗәдә үтүенә сәбәпче булдылар. Хәзер башка шәһәрләрдән дә кунаклар чакырырга мөмкин, йөзебезгә кызыллык килмәс. Ә иң мөһиме – хәмерсез узган кичәгә кешеләр уңай карашта! Әлфия Сөләйманова үз фишкасын тапкан! Хәзерге егетләр-кызларның киләчәктә хәмерсез яшьлекләрен сагынып искә алачаклары куандыра.

Әлфия сүзләренчә, мондый чаралар алга таба да үткәреләчәк, Аллаһы насыйп итсә. Хәмерсез кичәләр – Әлфиянең үзенчәлеге!»

news_right_1
news_right_2
news_bot