news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Самараның «Бердәмлек» өлкә татар газетасы 35 еллыгын бәйрәм итә

25 апрельдә Самараның «Бердәмлек» өлкә татар газетасының 35 яшьлек юбилеена багышланган тантаналы кичә узачак. Әлеге кичә «Победа» Мәдәният йортында булачак. Керү ирекле, дип хәбәр итә «Самара татарлары» сайты.

Бәйрәм программасында «Бердәмлек»нең иң яхшы журналистларын, штаттан тыш хәбәрчеләрен бүләкләү, «Яктылык» мәктәбе укучылары, «Заман» фольклор ансамбле, Илназ Бах, Камил Бах, Гүзәл Идрисова катнашында концерт, фойеда тальян гармунына кушылып күмәк биюләр булачак, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot