news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Бердәмлек»: Мин сөйләшсәм, син сөйләшсәң — туган тел мәңге яшәр!

«Бердәмлек»: Мин сөйләшсәм, син сөйләшсәң — туган тел мәңге яшәр!
Фото: samtatnews.ru

8 сентябрьдә Самараның «Яктылык» мәктәбендә Россия халыклары телләре көненә багышланган тантаналы чара узды. Бу хакта «Бердәмлек» газетасы хәбәр итә.

Быел бу бәйрәм Россия күләмендә беренче тапкыр билгеләп үтелде. Күпмилләтле илебезнең бай мәдәни мирасына багышланган чара, туган телләрне саклау, үстерү һәм хуплау максатыннан, президент Владимир Владимирович Путин указы буенча булдырылды.

Бәйрәмнең датасы да тирән мәгънәгә ия: 8 сентябрь — күренекле шагыйрь Рәсүл Гамзатовның туган көне. Аның иҗаты күптән инде халыклар дуслыгының һәм мәдәниятләр бердәмлегенең якты символына әверелде.

Бүген Россиядә рәсми рәвештә 277дән артык тел һәм диалект бар дип исәпләнә. Аларның һәркайсы — уникаль мәдәни мирас, тарихи хәтер һәм илебезнең бай мәдәни кодының аерылгысыз өлеше. Туган тел — ул буыннарны бәйләүче, милли үзаңны саклаучы һәм рухи кыйммәтләрне киләчәккә тапшыручы көч.

Татар теле дә халкыбызның тарихын, гореф-гадәтләрен, әдәбиятын һәм дөньяга карашын гәүдәләндерә. Аны саклауда, үстерүдә һәм балаларга өйрәтүдә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының хезмәте аеруча әһәмиятле. «Яктылык» мәктәбендә узган чараны әзерләүче хөрмәтле мөгаллимнәр дә матур концерт программасы, укучыларның чыгышлары аша татар теленә булган мәхәббәтебезне, сак карашыбызны җиткерделәр.

Бәйрәм тантаналы рәвештә мәктәп ишегалдында урнаштырылган, туган телгә багышланган һәйкәлне ачудан башланып китте. Иртәдән бирле яуган яңгырга карамастан, чарага бик күп кеше җыелган иде. Мәртәбәле кунаклар арасында ислам һәм провославие диннәре әһелләре, өлкә татар мөхтәрияте рәисе Әнвәр Горланов, Казаннан килгән Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, Милли мәгариф, мәдәният һәм спорт комитеты җитәкчесе Сөләйман Рәхимов һәм Бөтендөнья татар конгрессының массакүләм мәгълүмат чаралары бүлеге җитәкчесе, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы, Муса Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты Булат Ибраһимов бар иде.

«Самарадагы татар мәктәбе турында күптән беләм, аның эшчәнлеген күзәтеп барам, интернетта чыккан видеоларны карап, мондагы мохиткә, балаларның матурлыгына, татарча сөйләмгә соклана идем. «Яктылык»ны үз күзләрем белән күрү, монда кунакта булу мөмкинлеген бүләк иткән өчен җитәкчеләремә зур рәхмәт җиткерәм. Россия уртасында шундый искиткеч укытучыларны, балаларны, ата-аналарны берләштереп, ана телебезне, гореф-гадәтләребезне, мәдәниятебезне саклап, үстереп торучы «учакны» күрү – минем өчен зур шатлык, ә телебез өчен – горурлык, — дип ассызыклады Сөләйман әфәнде тантанада.

Татар мәктәбенең күптәнге дусты — Самара өлкәсенең мәгарифне үстерү институтында күпмәдәни белем бирү кафедрасы мөдире Анатолий Нуждин да чыгышында туган телебезне саклау һәркемнең бурычы икәнен билгеләп үтте.

«Яктылык» ишегалдында «Туган тел» һәйкәлен кую идеясен Самараның танылган эшмәкәре Гамәл Замальдинов тәкъдим иткән. Ул үзе дизайнерларын да, ясаучыларын да тапкан, әзер һәйкәлне тиешле урынга урнаштыруны да оештырган. Кызганыч, бик нык мәшгуль булганлыктан, ул тантанага килә алмаган, шуңа күрә үзе урынына урынбасары — Илдар Насыйбуллинны җибәргән.

«Һәйкәл искиткеч! Зур кара таш өстендә урын алган, затлы яшел пыяладан ясалган ачык китап битләрендә рус һәм татар телләрендә бөек шагыйребез Габдулла Тукайның «И, туган тел» шигыре юллары язылган. Татар халкының гимнына әверелгән әлеге сүзләрнең пыяла биттә язылуы туган телебезнең никадәр нәзберек булуын, саклык белән кулланмаган очракта югалырга (пыяла кебек, ватылып, таралырга) мөмкин икәнен аңлата сыман. Ә китапның зур кара таш өстендә торуы татар теленең ныклы нигезе барлыгын, аның өстенлеген чагылдыра кебек. Самара татарларына шундый матурлыкны бүләк иткән өчен Гамәл әфәндегә һәм аның ярдәмчеләренә зур рәхмәт!» – диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot