Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Бердәмлек»: Милләтебезнең гореф-гадәтләрен саклап, яшь буынга тапшыру – изге бурычыбыз
Самараның «Бердәмлек» газетасында Рагидя Бадыкованың «Ачык чырай, такта чәй» дигән язмасы чыкты. Анда «Чулпан» фольклор төркеме сәхнәләштергән чәй мәҗлесе турында сүз бара.
«Милләтебезнең гореф-гадәтләрен саклап, аларны яшь буынга тапшыру – безнең изге бурычыбыз. Шул максаттан чыгып, Денис авылының Мәдәният йортында чәй мәҗлесе үткәрелде.
Элек халык бик дус яшәгән, кешеләр аштан ашка йөргәннәр. Идәнгә юрганнар җәеп утырганнар да, бисмиллаһ әйтеп, бер табактан — аш, бер табадан бәлеш ашаганнар. Бер сөлгене үз алларына җәйгәннән соң, ахырдагы кешегә җитәме икән, дип кайгыртканнар.
Фото: ©
Чарада авылыбызның «Чулпан» фольклор төркеме әнә шул күренешне сәхнәләштерде. Милли киемнәрдәге артистларыбыз күрсәткән бу күркәм йоланы карагач, әби-бабаларыбызның тормыш рәвешен күз алдына китердек. Ә мәҗлестәге татар халкы ризыклары — бәлеш, кабартма, ипи, кәкере, коймак телеңне йотарлык булды!
Милли рух белән сугарылган бу кичә халкыбызның бай мирасын саклауның һәм аны киләчәк буыннарга тапшыруның никадәр әһәмиятле булуын тагын бер кат ассызыклады. Киләчәктә дә әби-бабаларыбыздан калган гадәтләрне онытмыйча, йолаларыбызны саклап, сау-сәламәт булып, үзара тату яшәргә насыйп булсын. Мондый чараларны ешрак үткәреп, гореф-гадәтләребезне торгызыйк. Милли мәдәният — халыкның йөзе, аның рухи байлыгы. Бүгенге кичә – шуның бер чагылышы. Ул безне берләштерде, рухыбызны күтәрде, татар булуыбыз белән горурлану хисен тагын да ныгытты».
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз