news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Бердәмлек» киләчәге өчен борчыла: Татарча укый белүче буын бакыйлыкка күчеп барамы?

«Бердәмлек» киләчәге өчен борчыла: Татарча укый белүче буын бакыйлыкка күчеп барамы?
Фото: "Бердәмлек" газетасы, https://vk.com/club22598970

Самараның «Бердәмлек» газетасында Эльмира Шәвәлиеваның «Татар эшкуарлары язылу кампаниясенә кушылды» дигән язмасы чыкты.

Чәршәмбе көнне мөфти Талип хәзрәт Яруллин Җә­мигъ мәчетендә «Бер­дәм­лек» газетасы кол­лек­тивы, татар иҗтимагый оеш­малары җи­тәкчеләре һәм эшкуарлар катнашында ки­ңәшмә уз­дырды. Сүз «Бердәмлек»кә язылу кампаниясе барышы һәм газетаның киләчәк яз­мышы турында барды.

Андый очрашу кирәк­ле­ге турында мөфти әле 1 де­кабрьдә, өлкә татар ав­тоно­миясе отчет-сай­лау уты­ры­шында, игълан ит­кән иде. Анда катнашкан мил­ләт­тәш­ләребез, газе­таның авыр хәлдә булуын күреп, үзен генә калдырмаска, күмәкләшеп ярдәм итәргә кирәк булачагы турында сүз алып барганнар иде. Җыелышта булган халык, газета коллективы көче белән генә милли басмабызны саклап калып булмаячагын аңлап, эшкуарларны һәм иҗтимагый татар оешмаларын да бу эшкә җәлеп итәргә кирәк, дигән фикергә килгәннәр иде.

Җыелышта «Бердәмлек» газетасының баш мөхәррире Данияр Сәй­фиев, сүз алып, киләсе яртыеллыкка газетага язылу кампаниясе барышы турында сөйләде. «Язылу кампаниясе 20 декабрьдә тәмамлана, ә язылучылар саны бик тү­бән. Бу газетаның киләчәге өчен борчу тудыра. Шулай, почта белешмәсе буенча, 6 декабрьгә газетага ба­ры тик 840 кеше генә язылган. Ә соңгы яртыеллыкта га­зетаның тиражы 1840 данә иде. Димәк, нәкъ 1000 кеше язылмыйча калган.

Дөрес, басма матбугат чаралары бө­тенесе дә шул ук хәлдә, дип әйтергә була, чөнки электрон газеталар яңалыклары минуты-сәгате белән халыкка барып җитә. Әлбәттә, атнасына бер мәртәбә чыгып килә торган милли газета алар белән ярыша алмый. Почта гаебе дә юк түгел. Көн саен диярлек әбүнәчеләребез, редакциягә шалтыратып, га­зе­таның вакытында кил­мә­венә зарланалар.

«Бер­дәм­лек» газетасының татар телендә генә чыгып килүе дә зур сорау тудыра. Әйтегез әле, кайсыгызның балалары һәм оныклары татар те­лендә укый һәм яза белә? Әллә инде мәктәпләрдә татар теле дәресләре сәгатьләре кыскартылу уңышын җыеп ала башладыкмы, әллә балаларыбыз тәмам урыслашып беттеме? Әллә инде татар телендә укый-яза белгән буын кешеләре бакыйлыкка күчеп барамы?

Бу кадәр кечкенә тираж шулхәтле зур акчалар түгеп газета чыгаруны мәгънәсез итә. Тираж элек тә әкренләп төшә иде, ләкин ул хәтле үк түгел. Шуны аңларга кирәк, милли газетадан бизнес-проект ясап булмый, ул гади халык өчен кирәк әйбер. Мәсәлән, мәчетләр, татар мәктәпләре, ансамбльләр кебек. Алар бу дөньяда әле татарлар да булуын, аларның үз телләрендә сөйләшә, укый-яза белүен, үз дине булуын күрсәтеп торучы символлар. Әлбәттә, андый проектлар бөтен хәлле татарларның да катнашуын таләп итә.

Өлкә хөкүмәте газетабызга ярдәм итми, дип әйтә алмыйбыз. Ничәмә еллар буе Халыклар дуслыгы йортындагы өч бүлмәдә бушлай яшибез. Интернет, телефон, электр уты бушлай. Чаралар уздырганда методик ярдәм дә була, репетицияләр, сәхнә һәм аппаратура - барысы да бар. Хөкүмәт яңалыкларын бастырып чыгару өчен бераз акча да бирелә. Әйе, өлкә татарларына хөкүмәт үз ягыннан ярдәм итә. Хәзер бәлки эшкуарларыбызга да үз өле­шен кертергә вакыттыр?» – дип тәмамлады сүзен баш мөхәррир.

«Тираж төшүе типография бәяләре үсүенә китерәчәк. Бу, үз чиратында, грантлар һәм конкурсларда катнашу мөмкинлеген чикләячәк. 850 данә белән чыга башласак, редакция бюджеты дефициты миллион ярымга җитәчәк», – диде редакция бухгалтеры Әми­нә Мортазина.

Өлкә татар автономиясе рәисе Әнвәр Горланов һәм «Болгар мирасы» фонды попечительләр советы рәи­се Гомәр Батршин газетаны саклап калу мөһимлеге турында сөйләделәр һәм шундук чарага килүчеләрдән ак­ча җыярга тәкъдим итте­ләр, якташларына һәм хезмәт­кәр­ләренә бүләккә газетага яздыручыларны үрнәк итеп күр­­сәттеләр. Нәтиҗәдә, эшку­арлар шулай ук эшләргә сүз бирделәр. Кемдер үзе белгән кешеләрне мөстәкыйль рә­вештә яздырырга теләк бел­дерде. Икенчеләре редак­ция­дә булган исемлек буенча яздырыгыз, дип, акча бирде.

«Яшьрәк чакта бу татар теле миңа нәрсәгә кирәк ин­де, дип уйлый идем, - дип сөйләде эшкуар Арслан Байбулатов. – Хәзер инде миңа 45 яшь һәм мин балаларымның һәм оныкларымның ана те­лендә сөйләшүләрен, укый-яза белүләрен телим. Әлбәт­тә инде, мин «Бердәмлек»кә ярдәм итәчәкмен. Аллаһы Тәгалә безне татар итеп тудырган икән, татар булып яшәргә дә тиешбез».

Җыелышта Татар эшкуарлары фонды оештыру турында да фикер яңгырады. Чөнки «Бердәмлек» кенә түгел, мәк­тәп тә, милли чаралар да, ансамбльләр дә акчасыз эш­ли һәм иҗат итә алмый. Бу мәсьәләгә 19 декабрьдә уз­дырылачак эшкуарлар мәҗ­лесендә кайтырга сүз куештылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100