news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Бердәмлек» газетасы хәбәрчесе, шагыйрь Габделәхәт ага Латыйпов 94 яшендә вафат булган

«Бердәмлек» газетасы хәбәрчесе, шагыйрь Габделәхәт ага Латыйпов 94 яшендә вафат булган
Фото: "Бердәмлек" газетасы, https://vk.com/club22598970

Самараның «Бердәмлек» газетасында Эльмира Шәвәлиеваның «Һаваларда оча ике аккош…» дигән язмасы чыкты.

1 ноябрьдә 94 яшендә Большая Черниговка районының Кочкиновка (Таллы) авылында яшәгән алдынгы колхозчы, гомер буе тракторчы, комбайнчы булып эшләгән, газетабызның иң актив хәбәрчесе, һәвәскәр шагыйрь Габделәхәт ага Латыйпов вафат булды. Соңгы елларын ул балалары янында, Бөек Ватан сугышы ветеранына бирелгән фатирда Пестравка район үзәгендә яшәде. Газетабызның тугры дусты туган авылында җирләнде.

Олы яшендә булуына карамастан, башкорт туганыбыз татар һәм башкорт авылларын, мәктәпләрне саклау, туган телебезне югалтмау, «Бердәмлек», «Ыргыз» газеталары проблемалары белән борчылып, газетабызга язгалый иде. Гөрләп торган совет чорында алдынгы колхозда җитәкче урыннарда эшләгән кешегә зур системаның таркалуын күрү бик авыр булгандыр һәм ул моның белән гомере буе килешә алмады.

Беренче баш мөхәрриребез Рәфгать Әһлиуллин вафат булгач, «Бердәмлек» газетасы язмышы аны бик борчыды. Ләкин бераздан, газета ябылмавын күреп, куанды һәм редакциягә түбәндәге хатны язып җибәрде:

«Исәнмесез хөрмәтле сеңелләрем! Менә бүген үземнең хәлләремне белгертеп, сезгә хат язарга булдым әле. Ә «Бердәмлек» үзе гел өемә килеп, минем хәлемне белеп тора. Эшегез бик яхшы бара, һәрвакыт шулай, «Бер-дәмлек»не күркәм итеп, озак еллар чыгарып, туган телебезне саклап яшәргә язсын Ходаем!». Шунда ук шигырен дә кыстырып җибәргән:

Дустым бар иде

…Бар иде бит фани бу дөньяда

Батыр дустым минем бердәнбер.

Үзе китте, аның даны булып,

Калды җирдә утыз ел элек

Ул булдырган гәҗит — «Бердәмлек».

«Бердәмлег»ем, бүген сиңа

Чын күңлемнән дәшәм:

«Утыз ел иптәш булдың син,

Тагын йөз еллар яшә!

Гөрләсен даның, авазың

Хәтсез гасырларга да,

Сәлам булып без картлардан

Киләчәк буыннарга.

Без китәрбез, җир йөзенә

Килер яңа буыннар.

Алар да безнең шикелле

Сине сөяр булсыннар.

Һәм алар да сакласыннар

Безнең «Бердәмлег»ебезне.

Ана телен, әткәй җирен

Һәм туган илебезне»…

Шуннан соң ул, Рәфгать дустын сагынып, тагын да тәфсиллерәк хат язып җибәрде: «Менә кайгы нишләтә бит карт кешене! Рәфгать Әһлиуллинның үлеме күкләрдә алдан ук билгеләнгән булган, күрәсең. Сентябрь башында, аның җитмеш биш еллык юбилее алдыннан төш күргән идем. Кайдадыр мәҗлес бара, имеш. Кемнәрдер мин яратмаган җырлар җырлыйлар. Мин караватта тыңлап ятам. Кинәт яныма ап-ак чәчле кемдер килеп ятты. Мин аны танымадым, шуңа күрә русчалатып: «Вы поете?» — дип сорадым. Ул әйтә: «Нет, подпевать могу», — ди. Мин «Подмосковные вечера»ны җырлый башлаган идем, ул кушылды. Аннан соң икәүләшеп башкорт телендә «Һаваларда оча ике аккош»ны җырладык. «Син кем буласың соң?» — дигән соравыма ул: «Минем исемем Рәфгать», — диде. Мин бу төшне Рәфгатьнең туган көненә юрадым һәм аңа багышлап шигырь дә язган идем. Ә ул менә нәрсә булып чыкты…

…Кайгымнан бераз айныгач, күңел сандыгымда сакланган истәлекләремне барлап, Рәфгать белән кайчан, ничек дуслашуыбызны искә төшерә башладым. 2004 ел сентябренең кояшлы, җылы бер көне иде. Өемдә ялгызым «Бердәмлек»не укып утырам. Кинәт бер ир-егет килеп керде дә: «Әссәләмүгаләйкүм, агай», — дип ике кулын биреп күреште. Өстендә ап-ак күлмәк, ак чалбар, кулында блокнот. Йөзе, бәдәне белән 30 яшьләрдәге егетне хәтерләткән 61 яшьлек «егет» «Бердәмлек»нең баш мөхәррире Рәфгать Әһлиуллин булып чыкты. Мин аның кем икәнен газеталар аша белә идем. Хәзер инде күзгә-күз очрашуым булды бу.

«Габделәхәт агай, редакциягә җибәргән шигырьләрегез, мәкаләләрегез минем күңелемә бик тә ятышлы. Сез образлы итеп фикер йөртә беләсез. Тагын да шундый шигырьләрегез, мәкаләләрегез булса, миңа күрсәтегез әле», — дип сорады. Мин аңа шигырьләрем тупланган калын дәфтәремне күрсәттем. Без аның белән озак әңгәмәләшеп утырдык. Мин аны кунак итү нияте белән чәй һәм икмәккә май ягылган бутерброд белән генә сыйлап җибәрдем.

Ул вакытта мин инде өч ел буе ялгыз яши идем. Ә Рәфгать килеп киткәч, минем якын дустым, сердәшем бар булды. Җибәргән мәкаләләремне, шигырьләремне беркайчан да «Бердәмлек»тә бастырмыйча калдырмады. Бөлгенлеккә төшеп, чыгудан туктаган «Ыргыз»ны да үз канаты астына алды. Аны чыгаручыларга ярдәм итеп торды.

Ә мин күрсәткән шигырьләр дәфтәрен ул үзе белән алып киткән иде. Соңыннан кайтарды. 2012 елда балаларым ул җыентыкны китап итеп бастырып чыгардылар. Ә дустым, ул иҗат җимешемне хуплап, «Бердәмлек»тә мәкалә бастырды. Менә шундый ярдәмчел, кешелекле дустым бар иде минем. Хәзер ул юк инде. Аның рухына багышлап тагын бер шигырь яздым. Догам булып барсын иде.

Хәтәр хәбәр

Бүген «Бердәмлек» менә

Алып килде хәтәр хәбәр.

Ә ул хәбәр йөрәгемә

Кадалды гүя хәнҗәр.

Кояшның йөзен каплады

Бер олы кара болыт.

Яңгырлы сытык бер көндәй,

Минем күңелем боек.

Гомер буе иҗат итеп,

Җитмеш биш яшькә җиткәч,

Бәйсез теләккә буйсынып,

Дустым дөньядан киткән.

Дуслар белән хушлашырга

Күп калмады миңа да.

Ходай кушса, очрашырбыз,

Рәфгать белән оҗмахта.

Күпме генә еласам да,

Кабат күрешмәм инде.

Дустымда йомшак күңел

Һәм ярдәмчел холык иде…»

Нишләтеп тә булмый, кеше гомере чикле. Ләкин менә Гәбделәхәт Латыйпов кебек туган җиренә, милләтенә, мәдәниятенә һәм әдәбиятына тугры булган, чын күңеленнән иҗат итә белгән кешеләрнең истәлеге озакка саклана. Теге дөньяда нәрсә буласын беребез дә белмибез. Тик менә бу ике дус оҗмах ишекләре янында очрашырлар һәм, «Һаваларда оча ике аккош»ны җырлый-җырлый, оҗмахларга барып керерләр кебек тоела…

Урыныгыз җәннәттә булсын, Габделәхәт ага!

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100