Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Бердәмлек» газетасы: Татарлар бердәм булырга тиеш!
Самараның «Бердәмлек» газетасында Данияр Сәйфиевның «Татарлар бердәм булырга тиеш» дигән язмасы чыкты. Анда ул иҗтимагый берләшмәләрнең Координацион советын формалаштыру дәвам итү турында яза.
«Күптән түгел газетабызда татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләренең бердәм координацияләү органын төзү инициативасы турында язган идек инде. Бу милли мәдәниятебезне саклауга һәм үстерүгә юнәлдерелгән эшне җайга салырга, татар җәмәгатьчелеге алдында торган глобаль мәсьәләләрне бергәләп хәл итәргә мөмкинлек бирер иде. Һәм менә үткән чәршәмбедә Халыклар дуслыгы йортында чираттагы оештыру җыелышы узды.
Алга китеп, шуны билгеләп үтәсем килә, әлеге көнне биредә күбрәк халык җыелган иде. Бу инде консолидацияләүче советны булдыру мәсьәләсенең күптән өлгереп җиткәнлеген күрсәтә. Һәрхәлдә, без моңа өметләнәбез.
Утырышка бөтен өлкә татар иҗтимагый оешмаларының җитәкчеләре җыелды. Биредә өлкә һәм шәһәр татар автономияләре, «Болгар мирасы» мәдәни-тарихи фонды, «Туган тел», «Дуслык» җәмгыятьләре, өлкә Хөкүмәте вәкилләре, мөфти Талип хәзрәт Яруллин, мәчетләр имамнары, татар активистлары катнашты.
Очрашуның модераторы – «Берләшү» гаиләләргә ярдәм күрсәтү үзәгенең җитәкчесе Дилфүзә Әсәнова булачак Советның төп максатлары һәм бурычлары белән таныштырды. Аларның иң мөһиме – бергәләп эшләү һәм бер-береңнең эшчәнлеге турында мәгълүмат туплау.
Хәзерге вакытта әлеге иҗтимагый оешмаларның һәркайсы мөстәкыйль берәмлек булып тора һәм теге яки бу эшне башкара. Мәсәлән, өлкә «Туган тел» җәмгыяте – «Бердәмлек» газетасын оештыручыларның берсе, ул шулай ук «Самар татарлары» журналын, татар календарен чыгаруда, балалар өчен Яңа ел бәйрәмнәрен, экскурсияләр һәм яшүсмерләргә «Сәләт» җәйге татар лагеренә сәяхәтләр оештыруда ярдәм итә. «Болгар мирасы» фондының хезмәте исә халкыбызның тарихи үткәнен саклауга юнәлтелгән. Татар мөхтәриятләре дә актив рәвештә спорт һәм мәдәни чаралар үткәрә.
«Дуслык» берләшмәсе эшчәнлеге турында әлеге оешманың вице-президенты Минәхмәт Хәлиуллов сөйләде. Бу – Самарада һәм өлкәдә Сабантуйлар үткәрү, махсус хәрби операциядә катнашучыларга техника һәм гуманитар ярдәм җыеп җибәрү, сәламәтлек көннәрен уздыру, «Яктылык» татар мәктәбенең икенче корпусын төзү мәсьәләсен хәл итү. Кыскасы, бөтенесе дә эшли, ләкин үз гамәлләрен үзара килештермичә.
Шулай ук, Минәхмәт Мидхәтович «Дуслык» өлкә иҗади-иҗтимагый оешмасы президенты Фәхретдин Канюкаевның күптән түгел РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзегәнен һәм махсус хәрби операциягә киткәнен хәбәр итте».
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз