Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Бердәмлек» газетасы Самарада «Матбугат-2025» фестивалендә катнаша
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
7 июньдә Самараның Струков бакчасында Ватанны саклаучылар елына багышланган ХХХ «МАТБУГАТ-2025» массакүләм мәгълүмат чаралары фестивале узачак. Бу хакта «Самар татарлары» сайты хәбәр итә.
Фестивальдә әйдәп баручы газеталар, журналлар, телерадиокомпанияләр, радиостанцияләр редакцияләре, шулай ук интернет-басмалар, матбугат хезмәтләре, ведомстволар, студентлар һәм мәктәпләр массакүләм мәгълүмат чаралары катнашачак.
«Бердәмлек» газетасы редакциясе дә, «Самар татарлары» медиа-холдингы белән берлектә, фестивальдә үзенең интерактив мәйданчыгын тәкъдим итәчәк.
Кунакларыбызны «Идел» ансамбле чыгышы, татар гармуны көенә биюләр, балалар һәм өлкәннәр өчен конкурслар һәм уеннар, милли орнамент ясау буенча мастер-класслар һәм, иң мөһиме, яраткан газетагызда эшләүче редакция коллективы белән танышу көтә.
Биредә «Бердәмлек» газетасына язылырга, газетабызның киләчәге һәм татар телебезне саклау мөһимлеге турында видео-интервью яздыруда катнашырга мөмкин булачак.
Хөрмәтле милләттәшләребез, сезне 12.00 сәгатьтә 19 санлы мәйданчыкта көтәбез, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз