Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Бердәмлек» газетасы: Роберт Гәрәев - кешелек дөньясына тугры хезмәт иткән шәхес
Самараның «Бердәмлек» газетасында Нурсинә Хәкимованың «Кешелек дөньясына тугры хезмәт иткән шәхес» дигән язмасы чыкккан.
«Күптән инде авылдашым, күршем, берничә китап авторы, бүгенге көндә Отрадный шәһәрендә яшәүче Роберт Харис улы Гәрәев турында язасым килеп йөри иде. Тик никтер җае килеп чыкмый торды. Сәгате җиткән булгандыр инде: кояшлы, матур көннәрнең берсендә өемә, үзенең иҗат җимешен кулына тотып, елмаеп Роберт абый үзе килеп керде. Ул миңа «Яшьлегемне сагынып» (»Вспоминая молодость») дип аталган китабын бүләк итте.
Автор анда кечкенә һәм үсмер чагындагы, тормыш һәм хезмәт юлындагы гыйбрәтле хәлләре турында сөйли. Шулай ук газиз әти-әнисе, туганнары, Денис авылы кешеләре асылын, үзенең илебез язмышына битараф булмаганлыгын ачып бирергә тырышкан.
Роберт абый чит җирләрдә эшләп тормыш алып барса да, аның язмалары туган иленә булган чиксез мәхәббәте турында сөйли. Әйтергә кирәк, аның иҗат җимеше бик күп фоторәсемнәр белән баетылган.
Без рәхәтләнеп сөйләшеп утырдык. Ә Роберт абый киткәч, эчке кичерешләрдән туган сүзләремне кәгазь битенә төшерә башладым.
Роберт Харис улы, апасы Римадан һәм абыйсы Ринаттан соң өченче бала булып, дәһшәтле 1941 елның июль аенда дөньяга килә.
Әтисе Харис абый фронтта дошман белән аяусыз көрәшә. Әнисе Сафия апа, башка хатын-кызлар белән беррәттән, Бөек Җиңүне якынайтыр өчен көне-төне колхозда эшли. Бу вакытта балалар тәрбияләү һәм йорт хуҗалыгын алып бару әбиләре Мәрхүмә җилкәсенә төшә. Ул оныкларын эшкә өйрәтә, буш вакытларында догалар укыта.
Мәрхүмә әби, улы Харисны еш кына исенә төшерә. «Әтиегез өйдә булса, тормыш бу кадәр авыр булмас иде. Аны, башка ирләр белән беррәттән, ат арбасына утыртып, фронтка алып киттеләр шул», - дип сагынып, юксынып әйтә торган була. Кечкенә Роберт исә: «Ә ул нигә китте? Нигә абзар артына качып калмады икән?» – дип сорый. Әйтергә кирәк, шушы вакытта Мәрхүмә әбинең кызы Минсара да сугышка алынган була инде.
Айлар артыннан айлар, еллар артыннан еллар үтеп кенә тора. Ниһаять, аяусыз, беркайчан да бетмәс сыман тоелган сугыш тәмамлана. Авылга култык таякларына таянган, арыган, алҗыган фронтовиклар әйләнеп кайта башлый. Шатлыкка, шушы сугышчылар арасында Робертның әтисе Харис белән Минсара апасы да була.
Билгеле, ир-атлар кайткач, хатын-кызлар белән яшүсмерләр җиңел сулап куялар. Тормыш әкрен генә алга бара. Харис абый мәктәптә балалар укыта башлый, ә Сафия апа күмәк хуҗалыкта эшләвен дәвам итә. Гаиләдә тагын Рәмия белән Рафаэль исемле балалар дөньяга килә.
Роберт мәктәп елларында ук башкалардан аерылып тора. Ул бик яхшы укый. Ә тугызынчы сыйныфта белем алганда, авылыбыз картасын ясап, Самара шәһәрендә үткәрелгән яшь тарихчылар конкурсында катнаша һәм дәрәҗәле исемгә лаек дип табыла».
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз