news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Бердәмлек» газетасы әдәби бәйге игълан итте

«Бердәмлек» газетасы редакциясе, һәрвакыттагыча, Яңа ел алдыннан әдәби конкурс игълан итә. Бу турыда «Самара татарлары» сайты яза.

«Кем дә кем Яңа ел белән бәйле булган кызыклы хәл белә, шул турыда газетага язып җибәрсә, үзегезгә дә, халыкка да кызык ясар идек. Үзегез яза алмасагыз, телефон аша сөйләп бирегез. Газета хезмәткәрләре аны күпертеп, матурлатып, су яисә шампань шәрәбе дә кушып җибәреп, укучыларыбызның башын әйләндереп җибәрер иде.Язмаларыгызны 24 декабрьгә кадәр көтәбез», диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100