Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Бердәмлек»: Бию яшьләрне берләштерә
(Казан, «Татар-информ», «Бердәмлек», Дилә Шареева) 2 ноябрьдә Самараның К.Е. Ворошилов исемендәге гарнизонының Офицерлар йортында Самара дәүләт медицина университетының халыклар дуслыгы этнофестивале узды. Ул төрле милләт студентларын берләштерде һәм Россия халыкларының бердәмлеге елында мәдәниятләрнең күптөрлелеге безне көчлерәк итүен тагын бер кат ассызыклады.
Мәдәниятебезне саклап калу һәм популярлаштыру максатыннан оештырылган безнең коллектив аларны менә инде өченче ел башкара. Татар чараларына татарлар гына килә, ә этнофестивальдә безне башка милләт вәкилләре дә күрде, һәм бу безнең өчен бик мөһим.
Тамашада 15 кеше катнашты: күбесенчә студентлар һәм «Яктылык» мәктәбен тәмамлаучылар. Без әлеге чыгышка бер ай буена әзерләндек. Коллективта бию белән шөгыльләнүче өч кенә кеше бар иде, калганнарын без шушы бер айда барысына да өйрәттек.
Репетицияләрне үткәрер өчен бүлмә һәм костюмнар биргән «Яктылык» мәктәбе администрациясенә чын күңелдән рәхмәт белдерәбез. Хореограф Әнвәр Рәшитович Гыйззәтуллинга исә аерым рәхмәтләребез. Мәшгульлегенә карамастан, ул безгә тамашаны сәхнәләштерүдә зур ярдәм күрсәтте. Без аның күрсәтмәләрен истә тотарга тырыштык, репетицияләребезне видеога төшердек һәм, үз-үзебезгә читтән карап, хаталарыбызны төзәттек.
Чарада һәр елны безнең номерны программаның соңгы өлешенә куялар. «Сезнең чыгышыгыз иң ялкынлы, шуңа күрә тамашачылар залдан дәртләнеп чыгып китәләр!» — дип аңлатты моны оештыручы.
Коллективыбызга кушылырга теләүче кызлар күп иде, ләкин партнер егетләребез җитмәгәнлектән, башка беркемне дә кабул итә алмадык. Шуңа күрә әниләр үз малайларын бию секцияләренә бирсеннәр иде, дигән теләк туа.
Чыгышыбыздан соң бик күп җылы һәм мактаулы сүзләр ишеттек. Бөтен коллектив исеменнән безне хупларга килгән һәркемгә рәхмәтләребезне җиткерәбез. Сез безне яңа биюләргә илһамландырасыз!
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз