news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бердәм тавыш бирү көнендә Әгерҗедә беренче көзге ярминкә узды

Бердәм тавыш бирү көнендә Әгерҗедә беренче көзге ярминкә узды
Фото: http://agryz-rt.ru/

Бердәм тавыш бирү көнендә Әгерҗедә беренче көзге ярминкә узды. Ул район хакимияте һәм Мәдәният сарае каршындагы мәйданнарда уза. Бу хакта «Әгерҗе хәбәрләре» яза.

Халыкның ярминкәгә сусаганы сизелеп тора. Иртүк сатып алучылар янына халык җыелды. Әгерҗедән Илдус–Вәсилә Нәфыйковлар парлап чыкканнар иде.

«Ярминкәдә авыл шәһәрне сыйлый бит. Без дә һәр ярминкәне көтеп алабыз. Бүген ит алырга чыктык», – диделәр алар.

«Үзвакытында намус белән эшләп лаеклы ялга чыктык. Балалар үстердек, хәзер оныкларга сөенәбез. Яшәү өчен бөтен шартлар бар. Пенсияне вакытында бирәләр. Сөенеп яшибез. Татарстаныбызда киләчәктә дә уңайлыклар булсын, халкы бердәм, дус яшәсен. Иң мөһиме, ил-көннәребез тыныч булсын», – диделәр өлкән шәһәрдәшләребез.

Ярминкәдә ашлык сатучылар янына чират тезелде. Арпаны – 12 сумнан, бодайны 13 сумнан тәкъдим иттеләр. Көчек авылыннан бертуган фермерлар Фәнил–Илшат Шәеховлар ел саен ярминкәдә ашлык саталар.

Бу көнне сыер итен – 350-800, дуңгызныкын 380 сумнан тәкъдим иттеләр. Бройлер түшкәсенең бер килосы – 350, тавыкныкы – 250, бытбылдыкны 700 сум иде.

Халык сөт, сөт продукцияләрен дә яратып алды. Сөтнең 1 литры – 120, эремчекнең бер килосы – 200, сөтөстенең 250 граммы 120 сумнан тәкъдим ителде.

Авыл уңганнары урман нигъмәтләре белән дә сәүдә иттеләр. Тирсәдән Лениза Мөхитова иртә яздан көзгә кадәр урманга йөрибез, диде. Ире Зөфәр абый белән Нарат күркәсеннән кайнатма, балан, гөмбәләр, бакчаларында үскән балан, суган, сарымсак алып килгәннәр.

Бал сатучылар да күп иде. Аның 3 литры – 1800-2000 сум. Бәрәңгенең 5 литрлы чиләген – 150 сум, сарымсакның 1 килосын 250-300 сумнан саттылар.

«Сайлау көнне ярминкә оештырылуы бик ошады. Гражданлык бурычымны да үтәдем, ярминкәдә кирәк-яраклар да алдым», – диде шәфкать туташы булып эшләүче Лилия Черницына да.

Бу көнне өлкән яшьтәге шәһәрдәшләргә әйберләрен алып кайтырга Яшьләр үзәге волонтерлары да ярдәм итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot