news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бердәм тавыш бирү көне медиаүзәге үз эшен башлады

Бердәм тавыш бирү көне медиаүзәге үз эшен башлады
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Бердәм тавыш бирү көне медиаүзәге үз эшчәнлеген башлап җибәрде. Эшчәнлек ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев чыгышыннан башланды. Искәртәп үтәбез, бүген Татарстан Рәисен һәм депутатларны сайлау көне. Сайлау участокларында көннең ничек башлануы турында журналистларга Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев сөйләде.

«Без әле яңа гына оператив штабта җыелган идек, сайлау участоклары ачылу вакытына бернинди инцидентлар да булмады. Барысы да штат режимында, барлык хезмәтләр эшли. Исегезгә төшерәм, Татарстанда сайлау хокукына 2,923 мең кеше ия. Без участокларны тулысынча әзерләдек, анда тулы видеоконтроль алып барыла», — дип белдерде Кондратьев.

Андрей Кондратьев ассызыклап үткәнчә, 14:00 сәгатькә кадәр республика сайлаучыларының өйдә тавыш бирүгә гариза калдыру мөмкинлеге бар. Ләкин, мондый ысулны сайлау өчен җитди сәбәп булуы да кирәк.

Матбугат конференциясендә ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мәскәүдә беренче тапкыр ачылган экстерриториаль участок белән дә элемтәгә чыкты.

Фоторепортаж: Солтан Исхаков
news_right_1
news_right_2
news_bot