news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Бердәм Россия»нең тавыш бирү процедурасына гаризалар кабул итү срогы озайтылды

«Бердәм Россия» Генераль советы Президиумы карары белән һәм партиянең төбәк бүлекләре мөрәҗәгатьләре буенча алдан тавыш бирү процедурасында катнашу өчен гаризалар тапшыру вакыты 8 майга кадәр озайтыла. Баштарак нигезләмә буенча ул 25 апрельдә төгәлләнергә тиеш иде, дип искәртте партиянең Генераль советы секретаре Андрей Турчак. Бу хакта партиянең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Процедурада кандидат сыйфатында катнашырга теләүчеләр һаман да күп. Документлар тапшыру өчен бирелгән вакыт барысына да җитмәде», - диде ул.

Аның хәбәр итүенчә, көзен сайлаулар узачак төбәкләрдә 18 меңнән артык кандидат алдан тавыш бирүдә катнашырга теләк белдергән. Аларның яртысыннан артыгы сәясәттә үзләрен беренче тапкыр сынап карый.

«Мондый катнашучылар өчен Югары партия мәктәбе махсус белем бирү модуле әзерләде, кандидат аны узгач сайлау кампаниясен үткәрүдә гомуми күзаллауга һәм төп күнекмәләргә ия була», - диде Турчак.

Кандидатларның 200дән артыгы – махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм ветераннар. Бу электораль сезонда аларның алдан тавыш бирү процедурасында катнашу кагыйдәләре гадиләштерелде, дип искәртте Генераль совет секретаре.

Кандидатларның өчтән бердән артыгы – 35 яшькә кадәрге яшьләр.

Ул билгеләп үткәнчә, быелдан процедурада тагын бер мөһим үзгәреш бар – бердәм тавыш бирүдә җиңүчеләрнең барысы да мәҗбүри тәртиптә, процедурага нинди статуста керүләренә карамастан, «Бердәм Россия» әгъзалары яки тарафдарларына әверелә.

«Бердәм Россия»нең алдан тавыш бирү процедурасында кандидат сыйфатында катнашу өчен гаризаларны PG.ER.RU сайтында тапшырырга мөмкин. Тавыш бирү 20-26 майда узачак. Ә нәтиҗәләрне 29 майга кадәр ясаячаклар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100