Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Бердәм Россия»нең Татарстандагы 25 еллык эшчәнлегенә багышланган сайт тәкъдим ителде
Бүген Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин агымдагы елның декабрендә билгеләп үтеләчәк «Бердәм Россия» партиясенең 25 еллыгына багышланган сайтны тәкъдим итүдә катнашты. Бу хакта ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Татарстанга хезмәт итүгә 25 ел» платформасы (er25.tatar) Татарстан төбәк хезмәттәшлегенә һәм үсешенә ярдәм итү фонды инициативасы белән төзелгән. Интернет-ресурс республикада партия үсешенең төп этапларын, мөһим карарларны һәм гамәлгә ашырылган проектларны чагылдыра, чирек гасыр дәвамында Татарстанның социаль-икътисади үсешенә саллы өлеш керткән кешеләр турында сөйли.
Яңа сайт соңгы 25 ел казанышларын туплый, партия ярдәме белән республиканың икътисадтан һәм агросәнәгать комплексыннан башлап сәламәтлек саклауга, мәгарифкә һәм төзелешкә кадәр ничек үзгәрүен ачык күрсәтә. Порталда партияне оештыруда катнашкан беренче Президент, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин, шулай ук партиянең Югары Советына кергән республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән эксклюзив интервьюлар аерым урын алып тора.
Татарстан Рәисе федераль «Шәһәр мохите» партия проектының Иҗтимагый советын җитәкли, аның җитәкчелегендә республиканың шәһәрләрендә һәм авылларында кешеләрнең тормыш сыйфатын үзгәртә торган төп илкүләм һәм республика программалары гамәлгә ашырыла.
Фәрит Мөхәммәтшин партиянең чирек гасырлык эшенә нәтиҗә ясап, партиянең илнең сәяси мәйданында катлаулы елларда барлыкка килүенә басым ясады. «Бу үз вакытында һәм бик мөһим булды, – дип ассызыклады Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе. – Партиянең башлангычында Юрий Лужков, Сергей Шойгу һәм Минтимер Шәймиев кебек танылган шәхесләр торды».
Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук бүгенге көндә «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге илдә иң күпсанлыларның берсе, 130 меңнән артык партия әгъзасы бар, республиканың барлык районнарында бүлекчәләре бар, дип сөйләде.
«Партия активы даими рәвештә артып тора, – дип белдерде очрашуда катнашучыларга Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе. – Карарларны республика Рәисе белән бергә кабул итәбез, ул да безнең партия әгъзасы, Югары совет бюросы әгъзасы. Минтимер Шәймиевнең зирәклеге бик ярдәм итә, мин аңа бүген дә, дөресен генә әйткәндә, кайбер сораулар буенча мөрәҗәгать итә алам. Безнең сәяси партиянең алымы – ипләп кенә нигезле карарлар кабул итү».
Фәрит Мөхәммәтшин аерым билгеләп үткәнчә, «Бердәм Россия» партиясе әгъзалары актив эшчәнлеге нәтиҗәсендә татарстанлылар арасында ышаныч казана. «Партиянең һәр бүлекчәсе республика шәһәрләрендә һәм районнарында үз миссиясен җаваплы башкара, «Бердәм Россия»нең иҗтимагый кабул итү бүлмәләрендә гражданнарны кабул итәләр, халык белән очрашабыз һәм алар белән ачыктан-ачык сөйләшәбез. Минем уйлавымча, мондый алым нәкъ менә безнең бердәм бергәлеккә – партия һәм, гомумән, республикабыз җәмәгатьчелеген, партия тарафдарларын берләштерүгә нигез булып тора, – дип ассызыклады «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге Секретаре.
Яңа сайт концепциясе турында сөйләгәндә, Дәүләт Советы депутаты Геннадий Глушков билгеләп үткәнчә, интернет-ресурсның максаты – республиканың 25 еллык үсеш нәтиҗәләрен гомумиләштерү һәм системалы рәвештә тәкъдим итү, аларны заманча һәм аңлаешлы форматта чагылдыру, шулай ук халыкның тормыш сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән курсның эзлеклелеген һәм дәвамлылыгын ассызыклау.
«Төп басым социаль әһәмияткә ия булган һәм республика халкының тормыш сыйфатын яхшыртуга турыдан-туры кагыла торган темаларга ясалды: сәламәтлек саклау һәм мәгариф, спорт һәм мәдәният, уңайлы шәһәр мохите, ишегалларын һәм юлларны төзекләндерү, экология, икътисадны үстерү һәм яңа эш урыннары булдыру, махсус хәрби операция ветераннарына һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү. Бу бүлекләрнең һәрберсе Татарстан халкы тойган реаль үзгәрешләр аша ачыла», – дип сөйләде Геннадий Глушков.
«Яңа цифрлы ресурс тарихны һәм хәзерге заманны, мөһим карарларны һәм проектларны, казанышларны һәм инициативаларны берләштерә. Ә иң мөһиме – ул үз хезмәтләре, җаваплылыгы белән Татарстан үсешенә өлеш керткән кешеләрне берләштерә. Без бүген яңа мәгълүмати ресурс кына тәкъдим итмибез – без Татарстанда «Бердәм Россия» партиясенең иң яхшы тәҗрибәләре һәм инновацияләре чагылыш тапкан мәйданчык ачабыз», – дип ассызыклады Дәүләт Советы депутаты Илшат Әминов.
Тәкъдим итүдә шулай ук Татарстан Дәүләт Советы депутаты Руслан Шиһабетдинов, РФ Дәүләт Думасы депутатлары Олег Морозов һәм Максим Топилин, Россия Герое Александр Лапин, республика Иҗтимагый палатасы рәисе Александр Терентьев катнашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз