news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Бердәм Россия»нең Татарстан бүлекчәсе махсус операциягә 4 мең тоннага якын йөк җибәргән

2022 елның февраленнән башлап быелның октябренә кадәр «Бердәм Россия»нең Татарстан бүлекчәсе Донбасска гомуми бәясе якынча 320,6 миллион сумлык 3,8 мең тоннадан артык гуманитар йөк җибәргән. Барлыгы 247 автомобиль составында 33 автоколонна юлга чыккан. Бу хакта ТР Дәүләт Советы Рәисе, партиянең төбәк бүлекчәсе сәркатибе Фәрит Мөхәммәтшин хәбәр итте.

«Чираттагы, 34нче колоннаны Луганск Халык Республикасына иртәгә, 12 декабрьдә, җибәрү планлаштырыла. Юлга гомуми авырлыгы якынча 150 тонна булган йөк төялгән 10 фура озатабыз», – дип сөйләде ул «Бердәм Россия» ТТОның беренчел бүлекчәләре Төбәк советы утырышында.

Мөхәммәтшин өстәп әйткәнчә, Яңа ел алдыннан бәйрәм кәефе тудыру өчен, «бердәмроссиялеләр» үзләре шефлык иткән Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләре балаларына бүләкләр әзерләгән. Бу гуманитар йөкне җыюда Әлмәт, Югары Ослан, Зәй, Алабуга, Сарман һәм Теләче районнары, Казан һәм Яр Чаллы иң зур активлык күрсәткән, дип искәртте ул.

«Без гади кешеләрнең, беренчел оешма әгъзаларының, муниципаль депутат корпусының махсус хәрби операциядә катнашучылар гаиләләренә, шул исәптән һәлак булганнарның гаиләләренә дә, нинди ярдәм күрсәтүен күрәбез. 2,5 мең җирле депутатка 10,5 меңгә якын сугышчы гаиләсе беркетелгән», – дип ассызыклады парламент спикеры.

Аның сүзләренчә, махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә төрле ярдәм күрсәтелә: азык-төлек, утын алып барудан, ремонттан алып газ кертүгә кадәр. «Бу игелекле эшкә Татарстаннан Дәүләт Думасының барлык депутатлары, республика Дәүләт Советындагы партия фракциясе әгъзалары җәлеп ителгән», – дип сүзен тәмамлады Мөхәммәтшин.

news_right_1
news_right_2
news_bot