news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Бердәм Россия»нең Татарстан бүлеге ТР Рәисен сайлауда Рөстәм Миңнехановны тәкъдим итте

«Бердәм Россия»нең Татарстан бүлеге ТР Рәисен сайлауда Рөстәм Миңнехановны тәкъдим итте
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов
Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»

«Бердәм Россия»нең Татарстандагы бүлеге сентябрьгә билгеләнгән республика Рәисен сайлауда Рөстәм Миңнеханов кандидатурасын тәкъдим итте. Бу карарны партиянең төбәк советы президиумы утырышында кабул иттеләр. Алга таба Миңнеханов кандидатурасын федераль партия үзәгендә тәкъдим итәчәкләр.

«Без Рөстәм Миңнеханов кандидатурасын бертавыштан хупларбыз дип ышанам. Ул төрле процессларны дөрес оештыра, федераль үзәк белән мөнәсәбәтләр урнаштыра белүен күрсәтте инде», – дип белдерде утырышта партиянең Татарстандагы секретаре, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.

«Бердәм Россия»нең алдан тавыш бирү чарасында ике кандидат (Рөстәм Миңнеханов һәм РФ сенаторы Александр Терентьев) катнашты. Миңнехановны бертавыштан хупладылар.

Хәзер бу карарны федераль дәрәҗәдә хупларга тиешләр. Әлеге мәсьәләне июнь ахырындагы конференциядә карарга ниятлиләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot