news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Бердәм Россия»нең Татарстан бүлеге Лисичанск һәм Рубежноега чираттагы ярдәм җибәрә

«Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге апрель ахырында республика шефлыкка алган Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрендә яшәүчеләргә чираттагы ярдәм колоннасын җибәрә. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе Дмитрий Киселев яза.

«Бу - «Бердәм Россия»нең төбәк бүлеге химаясендә җыелган гуманитар колоннаның егерме икенчесе. Махсус хәрби операция барган чорда партиянең Татарстандагы бүлеге Луганск Халык Республикасына 149 йөк машинасында 2265 тонна гуманитар ярдәм озатты», - дип искәртте партия башкарма комитетының Татарстан төбәк бүлеге җитәкчесе Марат Сәмигуллин.

Лисичанскига әлеге сәфәр кысаларында Татарстанның «Бердәм Россия Яшь Гвардиясе» активистлары «Георгий тасмасы» акциясенә старт бирә. «Моннан тыш, колонна составында фронтка ярдәм илтәбез. Техника, амуниция, азык-төлек һәм, әлбәттә, исемле посылкалар – боларның барысы да ай саен махсус хәрби операция зонасындагы якташларыбызга озатыла», - диде төбәк башкарма комитеты җитәкчесе.

«Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучыларның барлык гаиләләре махсус операция башланганнан алып партия активының даими яклавына алынган. Бүгенге көндә мондый гаиләләрнең җиде меңгә якыны «Бердәм Россия»дән сайланган ике мең депутатка беркетелгән», - дип хәбәр итте Марат Сәмигуллин.

«Бердәм Россия»нең гуманитар штабы ике ел эчендә яңа төбәкләргә дистәләрчә мең тонна ярдәм озаткан. Партия фронтка ярдәм буларак 13 миллиард сум акча җыйган. Бүген Мәскәүдә партия Генераль советы секретаре Андрей Турчак катнашындагы утырышта башкарылган эшкә нәтиҗә ясадылар.

Аның билгеләп үтүенчә, «Бердәм Россия»нең гуманитар штабы эшен Җиңүгә һәм яңа төбәкләрдә яңа тормыш тулысынча торгызылганчыга кадәр дәвам итәргә кирәк. «Без «Бердәм Россия» тарафыннан ничек ярдәм күрсәтсәк, алга таба да булышлык итәчәкбез», - дип сүзен төгәлләде Андрей Турчак.

Искәртеп узабыз, «Бердәм Россия»нең гуманитар штабы Генераль Совет Президиумы карары белән 2022 елның 28 апрелендә төзелде. Ул бердәм координацион үзәк режимында – гуманитар ярдәм җибәргәндә логистика мәсьәләләрен хәл итүдән алып Россия һәм Луганск, Донецк Халык Республикалары, Херсон һәм Запорожье өлкәләре законнарын гармонияләштерү һәм яңа төбәкләрдә партиянең халык программаларын гамәлгә ашыруда ярдәм итүгә кадәр - эшли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100