Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
«Бердәм Россия»дән 12 меңнән артык татарстанлы сайлауларда катнашырга дәгъва итә
Татарстанда «Бердәм Россия» партиясенең алдан тавыш бирүендә катнашу өчен документлар кабул итү тәмамланды. Көзгә планлаштырылган җирле үзидарә органнарын сайлауларда катнашырга барлыгы 12 390 кандидат дәгъва белдергән. Бу хакта «Бердәм Россия»нең ТР буенча матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Теркәлүчеләр арасында – 87 махсус хәрби операция катнашучысы. Аларның берсе – махсус хәрби операция ветераны, «Батырлар. Татарстан Геройлары» программасы катнашучысы Илнур Исхаков. Ул 2022 елда мобилизацияләнгән, Луганск Халык Республикасында яуларны үткән, җитди яраланган һәм тернәкләнү узган. Бүген ул хәрби һәм тормыш тәҗрибәсен иҗтимагый-сәяси өлкәдә тормышка ашырырга ниятли.
Төбәк башкарма комитеты мәгълүматлары нигезендә, теркәлгән кандидатларның 52 проценты – партия әгъзалары, 32 проценты – «Бердәм Россия» тарафдарлары, ә 16 проценты бер партия әгъзасы да түгел.
Алдан тавыш бирү PG.ER.RU платформасында электрон формада уздырыла. Система бары тик телефон номеры Дәүләт хезмәтләре порталында расланган һәм кирәкле округка беркетелгән сайлаучыларга гына катнашу мөмкинлеге бирә. Хәзерге вакытта 40 меңнән артык сайлаучы теркәлгән. Теркәлү 23 майга кадәр дәвам итә.
Тавыш бирү булачак сайлауларда катнашачак партия кандидатларын билгеләячәк. Сайлаулар кысаларында 7531 депутатны сайлау планлаштырыла. Ул Татарстанның барлык 43 муниципаль районын һәм 2 шәһәр округын колачлаячак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз