news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Бердәм Россия»дә картлык буенча пенсияләрне гаризасыз билгеләргә тәкъдим иттеләр

«Бердәм Россия»дә картлык буенча пенсияләрне гаризасыз билгеләргә тәкъдим иттеләр
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

«Бердәм Россия»дә картлык буенча иминият пенсияләрен билгеләү тәртибен гадиләштерү һәм гражданнарның шәхси мөрәҗәгатеннән башка аларны автомат рәвештә рәсмиләштерүгә күчү инициативасы белән чыктылар. Бу хакта Дәүләт Думасында «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесе урынбасары Андрей Исаев ТАССка хәбәр итте.

Ул белдергәнчә, партиядә картлык буенча иминият пенсияләрен гражданнар тарафыннан гариза бирмичә генә билгеләү мөмкин дип саныйлар.

Исаев билгеләп үткәнчә, дәүләтнең пенсия билгеләү процессын кешеләр өчен тизрәк, уңайлырак итәргә мөмкинлек бирә торган кирәкле инструментлары бар.

news_right_1
news_right_2
news_bot