news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Бердәм Россия» VII чакырылыш Татарстан Дәүләт Советында фракция формалаштырды

«Бердәм Россия» VII чакырылыш Татарстан Дәүләт Советында фракция формалаштырды
Фото: © "Татар-информ", Абдул Фархан

Бүген Казанның Сәет-Галиев исемендәге мәдәният сараенда «Бердәм Россия» партиясеннән VII чакырылыш Татарстан Дәүләт Советына сайланган депутатларның оештыру җыелышы узды. Алар парламент фракциясен булдыруның оештыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар һәм фракция турындагы нигезләмәне расладылар, дип хәбәр итә республика парламенты матбугат хезмәте.

Моннан тыш, VII чакырылыш Дәүләт Советы депутатлары вәкилләре киңәшмәсендә катнашу өчен республика сайлау округы буенча сайланган бердәмроссиялеләр арасыннан кандидатуралар билгеләделәр. Партиянең төбәк сәяси советы президиумы йөкләмәсе буенча җыелышны депутат Камил Нугаев үткәрде.

Җыелышны ачып, Камил Нугаев партиянең төбәк сәяси советы президиумының VII чакырылыш Дәүләт Советында «Бердәм Россия» фракциясен оештырырга тәкъдим итүен искәртте. Аның составына бердәм республика исемлеге буенча сайланган 44 депутат һәм бер мандатлы округлар буенча сайланган 35 депутат керде. 7 депутат «Татарстан — Яңа гасыр» депутатлар төркеме составына керергә теләк белдерде.

Нәтиҗәдә, VII чакырылыш республика парламентында 79 яңа сайланган депутатны үз эченә алган «Бердәм Россия» фракциясе төзелде.

Җыелышта катнашучылар шулай ук VII чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутатлары вәкилләре киңәшмәсенә «Бердәм Россия» фракциясенең 15 әгъзасын җибәрү турында карар кабул иттеләр.

VII чакырылыш Дәүләт Советы депутатлары вәкилләренең беренче утырышы каравына кертелә торган мәсьәләләр буенча алдан фикер алышу киңәшмәсе 18 сентябрьдә узачак.

Вәкилләр киңәшмәсендә катнашучылар бермандатлы сайлау округлары буенча сайланган депутатларның территориаль җыелышларында һәм сәяси партияләрдән депутатлыкка кандидатларның республика исемлекләре буенча сайланган депутатлар җыелышларында норма буенча өч депутаттан бер сайлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100