news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Бердәм Россия» Татарстанда «Бөтен гаилә белән сайлауларга!» проектын игълан итте

Татарстанда «Бердәм Россия» партиясе «Бөтен гаилә белән сайлауларга!» проектын игълан итте. Ул инде дүртенче ел гамәлгә ашырылачак. Бу хакта Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова ТРда «Бердәм Россия» Халык программасы буенча комиссия утырышында хәбәр итте.

«Проект кысаларында Татарстан халкы бөтен гаиләләре белән сайлауларга барулары һәм моны ни өчен эшләүләре турында роликлар төшерә. Һәм без гаиләләрдән роликлар көтәбез. Узган ел алар күп иде, һәм алар кызыклы иде. Җиңүчеләр призлар алды. Быел конкурс тагын да кызыклырак узар дип уйлыйм. Иң яхшы роликлар шулай ук массакүләм мәгълүмат чараларында күрсәтеләчәк», – дип сөйләде парламентарий.

Ул сентябрьдә тугызынчы чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлаулары узачагын искәртте.

«Бу һәр гаилә бәхетле булсын, һәр гаиләдә муллык булсын, илебездә тынычлык булсын өчен мөһим законнар кабул итүчеләрне сайлау. Сайлауларга гаиләләр белән бару бик мөһим», - дип ассызыклады Ларионова.

news_right_1
news_right_2
news_bot