news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Бердәм Россия» Татарстан Рәисе вазифасына дәгъва кылачак кандидатларны атады

«Бердәм Россия» яшерен тавыш бирүдә катнашачак ике кандидатны билгеләде. Ул Татарстан Рәисе сайлауларына кем тәкъдим ителәчәген ачыклаячак. Республиканың хәзерге җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов белән сенатор Александр Терентьев арасында сайларга туры киләчәк. Тавыш бирү үткәрелгәннән соң, җиңүче персонасы партиянең Мәскәүдәге баш бүлеге белән килештереләчәк. Мондый карар бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе, партиянең төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин катнашында «Бердәм Россия» төбәк сәяси советы Президиумы утырышында кабул ителде.

«Алдан тавыш бирү - теләсә кайсы дәрәҗәдәге сайлауларда кандидатлар күрсәткәндә мәҗбүри процедура. Бүгенге көндә төбәк сәяси советы әгъзаларыннан ике кандидатура буенча тәкъдимнәр килде: Татарстан Республикасының хәзерге Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең Югары советы Бюросы әгъзасы Рөстәм Нургали улы Миңнеханов һәм Россия Федерациясе сенаторы Александр Михайлович Терентьев», – дип белдерде Мөхәммәтшин.

Алга таба төбәк сәяси советы Президиумы җирле һәм беренчел бүлекләр секретарьларының алдан тавыш бирүдә катнашучы кандидатлары белән очрашуларын оештыра, очрашуда секретарьларның кимендә 75 проценты катнашырга тиеш. Мондый беренче очрашу 16 июньдә була.

Аларның нәтиҗәләре буенча Президиум бер кандидатураны билгели һәм аны Генераль Совет президиумына килештерүгә җибәрә, ә аннары килештерелгән кандидатура яшерен тавыш бирү юлы белән төбәк бүлеге конференциясе тарафыннан тәкъдим ителә.

Шулай ук утырышта алдагы сайлау кампаниясенә бәйле тагын берничә мәсьәлә каралды һәм «Бердәм Россия»нең Татарстан төбәк бүлегенең XXXVIII конференциясе көннәре билгеләнде.

news_right_1
news_right_2
news_bot