Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Бердәм Россия» су басу куркынычы янаган зоналарга волонтерлар җыя
«Бердәм Россия» язгы ташу белән бәйле рәвештә югары куркыныч янаучы төбәкләрдә масштаблы волонтерлык эшен җәелдерә. Партиянең генераль советы секретаре Владимир Якушев әйтүенчә, иреклеләрнең төп бурычы - гадәттән тыш хәлләрне булдырмауда һәм нәтиҗәләрен бетерүдә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына ярдәм итү, дип хәбәр итә «Бердәм Россия» рәсми порталы.
Якушев сүзләренчә, партия су басу куркынычы булган һәр җирдә үз активын кулланырга ниятли. Кирәк булган очракта мөмкин булган бәла-казалар зоналарында партия көчләрен туплау, күрше төбәкләрдән иреклеләр җибәрү, гуманитар ярдәм җыю һәм китерүне оештыру планлаштырыла.
Якушев билгеләп үткәнчә, барлык дәрәҗәдәге депутатлар халык, хакимият һәм коткаручылар арасында бәйләүче звено булырга тиеш, алар кабинетларда түгел, ә урыннарда реаль ярдәм координаторлары сыйфатында эшләргә тиеш.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы башлыгы урынбасары Вячеслав Бутко хәбәр иткәнчә, Росгидрометның башлангыч фаразы 42 субъектта ташу чорында суның югары дәрәҗәгә күтәрелү куркынычын күрсәтә. Ведомство кирәк булган очракта волонтерлар җәлеп итәчәк. Федераль һәм төбәк дәрәҗәләрендә мониторинг һәм җавап бирү өчен ведомствоара эш төркемнәре төзелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз