Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Бердәм Россия» сайлаучыларны праймеризга терки башлады
«Бердәм Россия» партиясе алдан тавыш бирүдә катнашу өчен сайлаучыларны терки башлады. Теркәлү федераль дәүләт хезмәтләре порталы аша верификация белән PG.ER.RU сайтында мөмкин, дип хәбәр итә «Бердәм Россия»нең Татарстан төбәк бүлеге матбугат хезмәте.
Праймеризда РФ территориясендә теркәлгән һәр сайлаучы катнаша ала. Теркәлү 29 майга кадәр дәвам итәчәк.
«Теркәлү процедурасы мөмкин кадәр ачык һәм үтә күренмәле. Анда катнашу уңайлы һәм куркынычсыз. Без ил халкының чын-чынлап көчле, җаваплы, мотивацияле кандидатларны сайлап алуда актив катнашуына өметләнәбез», – дип белдерде «БР» Генераль советы секретаре Владимир Якушев.
Беренчел тавыш бирү 25 майдан 31 майга кадәр дәвам итәчәк. Процедура нәтиҗәләре буенча җиңүче кандидатлар исемлеген партия съезды раслаячак. «Бердәм Россия»дән барлык кандидатлар өчен праймеризда катнашу 2009 елда ук мәҗбүри булды.
Махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм ветераннар арасыннан кандидатлар өчен электрон алдан тавыш бирү нәтиҗәләренә өстәмә 25 процент өстәлә, дип өстәделәр матбугат хезмәтендә.
Татарстанда бүгенге көндә алдан тавыш бирү процедурасында өч хәрби хезмәткәр катнашачак, тагын берсенең гаризасы хәзер карала, дип ачыклык кертте «Бердәм Россия» төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Марат Сәмигуллин.
«21 апрельгә Татарстанда Дәүләт Думасына кандидат булырга 81 кеше теләк белдергән, шуларның 67се теркәлгән, өчесен теркәүдән баш тартканнар, калганнары карауда», – дип аңлатты ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз