news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Бердәм Россия» партиясенең Аксубай бүлегендә «Балалар илне ясый» бәйгесенә йомгак ясалды

«Бердәм Россия» партиясенең Аксубай җирле бүлегендә «Балалар илне ясый» республика рәсемнәр бәйгесенең муниципаль этабына йомгак ясалды. Бу хакта «Авыл таңнары» сайтында хәбәр ителә.

Әлеге бәйге Татарстанның гомуми белем бирү һәм сәнгать мәктәпләрендә унсигезенче тапкыр уза. Быел иҗат ярышлары «Россядә Гаилә елы», «Ттатарстанда Фәнни-технологик үсеш елы», «Без – имин юллар өчен», «Мин – патриот» номинацияләре буенча оештырылды.

Үз эшләрендә яшь рәссамнар җәмгыятьтәге күзаллауларын һәм тенденцияләрне, республикада һәм илдә барган вакыйгаларга карата үз карашларын чагылдырды. Эшләр бик кызыклы һәм эчтәлекле килеп чыккан. Жюри иң яхшы рәсемнәрне бәйгенең республика этабына сайлады.

Фото: © http://aksubayevo.ru

news_right_1
news_right_2
news_bot