Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Бердәм Россия» Мөхәммәтшинны Татарстан Дәүләт Советы башлыгы вазифасына тәкъдим итте
«Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге Фәрит Мөхәммәтшинны VII чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы Рәисе итеп сайларга тәкъдим итте. Кандидатура бүген Казанда узган партиянең төбәк сәяси советы утырышында расланды. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе Арсений Кәримов яза.
«Мин инде биш чакырылыш республика парламентын җитәкләдем. Бәлки, юл куярга, алмашка лаеклы кешеләрне сайларгадыр дип без озак уйладык. Гражданнарның «Бердәм Россия» сәяси партиясен ныклы хуплавы минем җаваплылыгымны арттыра. Кешеләр әйтә: «Уйлама да, без сезнең өчен тавыш бирәбез. Дәүләт Советы Рәисе вазифасыннан баш тартма». Бу аларның ышанычына хыянәт булыр иде. Төбәк дәрәҗәсендә дә, федераль дәрәҗәдә дә булган бай тәҗрибәмне һәм абруемны яңадан кулланырга тырышачакмын. Ышанычыгыз өчен рәхмәт», - диде Мөхәммәтшин.
Дәүләт Советы Рәисе урынына кандидатура партиянең сәяси советы әгъзаларының яшерен тавыш бирү юлы белән сайланды. Алар Фәрит Мөхәммәтшин белән Камил Нугаев арасында сайладылар.
«Фәрит Мөхәммәтшин — абруйлы, зур юл үткән кеше. Ул танылган авторитет һәм лидер. Нәкъ менә хәзер аны сайларга кирәк, чөнки хәзер безгә тотрыклылык, прагматизм һәм тәртип кирәк», — дип билгеләп үтте тавыш бирү алдыннан сәяси совет составына керүче Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев.
Хәзер партиянең төбәк Советының бу карары Федераль аппарат белән килештерү өчен Мәскәүгә җибәреләчәк. Әмма Фәрит Мөхәммәтшинны хуплауда шик юк, дип саный «Бердәм Россия» Идел буе төбәкара координация советы җитәкчесе Роман Любарский. «Фәрит Хәйрулла улы кандидатурасы хупланачак дип саныйм», — дип ышана ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз