Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Бердәм Россия» Казанда махсус операциядә катнашучылар һәм гаилә әгъзаларын кабул итәчәк
«Бердәм Россия» партиясе рәисенең Татарстан Республикасындагы төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә 3 апрельдә махсус хәрби операциядә катнашучыларны һәм аларның гаилә әгъзаларын бердәм кабул итү көне узачак.
Кабул итү 10:00 сәгатьтән 14:00 сәгатькә кадәр түбәндәге адрес буенча узачак: Казан, Карл Маркс урамы, 31/7.
Хезмәт хокукларын яклау мәсьәләләренә, шул исәптән имин хезмәт шартларын тәэмин итүгә, хезмәт өчен вакытында түләүгә һәм эш вакыты режимын үтәүгә аерым игътибар бирү планлаштырыла.
Мөрәҗәгать итүчеләргә Татарстан Республикасы юристлары ассоциациясе вәкиле һәм Дәүләт хезмәт инспекциясе белгече консультация бирәчәк.
Катнашу өчен 8 (843) 238-10-00 телефоны буенча, 8 (987) 205-00-63 номеры буенча МАХ мессенджерына яисә op@tatarstan.er.ru электрон почтасы аша алдан язылырга, мөрәҗәгатьне җибәрергә яисә мәгълүматны төгәлләштерергә кирәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз