news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Бердәм Россия» кабул итү бүлмәсендә хәрбиләргә медицина ярдәме күрсәтү турында сөйлиләр

Җомга көнне «Бердәм Россия» партиясе Рәисенең Татарстандагы Төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә һәм җирле иҗтимагый кабул итү бүлмәләре челтәрендә махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләрен медицина ярдәме белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча бердәм кабул итү көне узачак. Чара «Бердәм Россия» оештырган Бөтенроссия акциясе кысаларында үткәрелә, дип хәбәр итә партиянең матбугат хезмәте.

Сорауларга ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының дарулар белән эш итү өлкәсендә җайга салу бүлеге башлыгы Ирина Ермолаева һәм РФ Социаль фонды ТР буенча бүлегенең тернәкләндерүдә техник чаралар тәкъдим итү һәм шифаханә-курортта дәвалануны контрольдә тоту бүлеге башлыгы Юлия Ловушкина җавап бирәчәк.

Гражданнарны 20 июньдә 10.00-14.00 сәгатьләрдә Казан шәһәре, Карл Маркс урамы, 31/7 йорт адресы буенча урнашкан Иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә көтәләр.

8 (843) 238 1000 телефоны буенча мөрәҗәгать калдырырга һәм өстәмә мәгълүматны ачыкларга мөмкин. Гаризаларны электрон почтага да җибәрергә була: op@tatarstan.er.ru.

news_right_1
news_right_2
news_bot