news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Бердәм Россия» кабул итү бүлмәсендә махсус операция катнашучыларын кабул иттеләр

Бүген «Бердәм Россия» партиясе рәисенең Татарстан төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә махсус операция катнашучыларын һәм аларның гаиләләрен социаль ярдәм мәсьәләләре буенча бердәм кабул итү көне узды.

Партиянең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, гражданнарның сорауларына РФ Социаль фондының ТР Вахитов районындагы бүлегенең клиентлар хезмәте җитәкчесе Руслан Сәлахов җавап биргән. Мөрәҗәгать итүчеләрне шифаханә-курортларда дәвалану өчен юлламалар, тернәкләндерү өчен техник чаралар, махсус хәрби операция катнашучыларының балаларына пособиеләр һәм инвалидлык буенча пенсияләргә бәйле мәсьәләләр борчыган. Барысы да кызыксындырган сораулары нигезендә телдән консультация алган.

«Без махсус хәрби операция катнашучыларына һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтүгә аерым игътибар бирәбез. Бүгенге Бердәм кабул итү көне – социаль ярдәм мәсьәләләрен хәл итүдә оператив ярдәм күрсәтүгә тагын бер адым. Ярдәмгә мохтаҗ һәркем квалификацияле консультация һәм ярдәм алырга тиеш. Без яклаучыларыбызга һәм аларның гаиләләренә максималь ярдәм күрсәтү өчен әлеге юнәлештәге эшне дәвам итәчәкбез», - дип билгеләп үтте Төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсе җитәкчесе Камил Садриев.

Мөрәҗәгать юллау һәм өстәмә мәгълүмат алу өчен 8-843-238-1000 телефонына шалтыратырга мөмкин. Экспертларга сорауларны шулай ук электрон почтага җибәрергә була: op@tatarstan.er.ru.

news_right_1
news_right_2
news_bot