Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Бердәм Россия» һәм Яшь гвардиячеләр Курск өлкәсенә ярдәм җибәрә
Бүген, Россиягә яңа төбәкләр кушылу көнендә, Казанда Курск өлкәсендә яшәүчеләр өчен чираттагы гуманитар йөк партиясе әзерләнде.
«Бердәм Россия» матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, «Бердәм Россия Яшь гвардиясе» һәм партиянең төбәк бүлеге активистлары көче белән җыелган йөкнең гомуми авырлыгы якынча 2,5 тонна. Бүген төнлә йөк Халык фронты һәм «Ярдәм яңәшә!» республика хәрәкәте оештырган колонна составында Курск өлкәсенә җибәреләчәк.
Йөк составына азык-төлек продуктлары, шәхси гигиена чаралары, балалар өчен уенчыклар, чүпрәкләр, подгузниклар, эчәргә яраклы су һәм бензин һәм су өчен канистралар кергән.
«Әлбәттә, безнең барыбыз өчен дә Курск өлкәсенә, Курскига ярдәм итү бик мөһим. Бүген, Донбасс Россиягә кушылган көнне, без барыбыз бергә, бөтен Татарстан белән гуманитар ярдәм җибәрәбез. Без тагын бер кат төбәкләребез бердәмлеген, Россия халыкларының бердәмлеген күрсәтәбез. Авыр минутларда без берләшәбез һәм уртак мәнфәгатьләребезне яклыйбыз», — дип билгеләде «Бердәм Россия Яшь Гвардиясе» бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге төбәк штабы әгъзасы Владислав Тарасов.
Активист әйтүенчә, ярдәм җыюда Татарстанның битараф булмаган халкы, шәхси компанияләре, Казан югары уку йортлары, «Бердәм Россия» һәм «Бердәм Россия Яшь Гвардиясе»нең Алабуга һәм Югары Ослан җирле бүлекчәләре катнашкан.
«Мондый бердәмлек тагын бер кат безнең барыбызның да уртак Җиңү файдасына эшләвебезне күрсәтә! Курск өлкәсендә яшәүчеләргә ярдәм җыю дәвам итә. Азык-төлек продуктлары, кием-салым һәм барлык кирәкле әйберләр эш көннәрендә «Бердәм Россия Яшь Гвардиясе» гуманитар үзәгендә (Казан шәһәре, Жуковский урамы, 12 йорт) кабул ителә», - дип хәбәр итте Владислав Тарасов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз