news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бердәм имтихан алдыннан укучыларга психолог консультацияләре уздырырга тәкъдим итәләр

«Яңа кешеләр» партиясе лидеры Алексей Нечаев РИА Новости белән әңгәмәдә бердәм дәүләт имтиханнары алдыннан мәктәп укучылары өчен психологлар белән консультацияләр уздырырга тәкъдим итте.

Нечаев аңлатканча, сүз нәкъ менә консультация мөмкинлекләре турында бара. Ул психологның һәр мәктәптә дә булмавын билгеләп үткән. Идея гади: кеше үзенә уңайлырак булган урынга мөрәҗәгать итә ала. ОМС полисы (мәҗбүри медицина иминияте) белән кайбер сораулар буенча дәүләт клиникаларына гына түгел, шәхси клиникаларга да мөрәҗәгать итү мөмкинлеге булырга тиеш, ди ул.

Сәясәтче өстәп әйткәнчә, бу үзенә күрә «ачык билет»: мәктәп психологына, поликлиникага яки шәхси белгечкә мөрәҗәгать итү мөмкинлеге.

news_right_1
news_right_2
news_bot