news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бердәм дәүләт имтиханының бер өлешен традицион форматта калдырырга җыеналар

Математика, физика һәм химия буенча Бердәм дәүләт имтиханын компьютер форматына күчерү планлаштырылмый. Бу хакта РИА Новости Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе Анзор Музаевка сылтама белән хәбәр итә.

«Әгәр җавап кына язарга кирәк икән, бу бер әйбер. Белгеч чишелешне күрергә тели икән, анысы икенче мәсьәлә. Белгечләр берсе өчен генә имтиханга компьютерларны арттыруда ихтыяҗ күрми һәм бу икътисади яктан да отышлы түгел. Ул фәнне үзләштерү сыйфатына берничек тә йогынты ясамый. Шуңа күрә без әлеге фәннәр буенча компьютер форматына күчүне планлаштырмыйбыз», - диде Музаев, 2023 елда дәүләт йомгаклау аттестациясен уздыру турында кайнар элемтә барышында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100