news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бердәм дәүләт имтиханында йөз баллы эшләр саны 10 меңнән артып китте

2026 елда Россиядә Бердәм дәүләт имтиханында 10 меңнән артык эш максималь 100 баллга язылган, дип белдерде РФ Мәгариф министрлыгы башлыгы Сергей Кравцов. Аның сүзләренә караганда, кабат тапшыру нәтиҗәләрен исәпкә алып, бер яки берничә предмет буенча иң югары баллга бәяләнгән эшләр саны 10 090 тәшкил иткән.

БДИның төп чоры 1 июньдә башланды. Ул «Президент көннәре» белән тәмамланды, анда катнашучылар үзләре сайлаган предметларның берсен яңадан тапшыра ала иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot