news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бердәм дәүләт имтиханында җәмәгать күзәтүчесе: Имтихан тапшыручының хокукын бозу булмасын

Бердәм дәүләт имтиханында җәмәгать күзәтүчесе: Имтихан тапшыручының хокукын бозу булмасын
Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

Россия Мәгариф министрлыгы сайтыннан алынган мәгълүмат буенча, бердәм дәүләт имтиханнары вакытында илнең барлык субъектларында 40 меңнән артык федераль җәмәгать күзәтүчесе эшли. Казанның 8нче номерлы гимназиясендә күзәтүчеләр БДИ пунктында аудиторияләрне, сәгатьләрне һәм бәдрәфләрне тикшерүләрен, имтихан тапшыручының хокукларын бозу булмасын өчен, контрольдә тотуларын әйтте.

«Без имтихан тапшыру пунктында аудиторияләрне, сәгатьләрне һәм бәдрәфләрдә шпаргалкалар булу-булмавын тикшерәбез. Шулай ук металл детекторында кимчелекләрне, хокук бозуларны ачыклыйбыз. Шул ук вакытта мәгариф оешмасының БДИны дөрес итеп үткәрүен күзәтәбез. Имтихан тапшыручының хокукларын бозу очраклары булмасын өчен контрольдә тотабыз», – диде Диана Харахонова «Татар-информ» хәбәчесенә.

Федераль җәмәгать күзәтүчесе Даяна Фәйзуллина әйтүенчә, укучыларда шпаргалка яки телефон күрсәләр, имтихан комиссиясенә хәбәр итәләр. «Укучыларны күзәтә алабыз, әмма алар белән сөйләшә алмыйбыз. Бала шпаргалка кулланганын күрсәк тә, безгә аның янына бару тыела. Ә бары тик департаментка бу турыда мөрәҗәгать итә алабыз», – дип сөйләде ул.

Әңгәмәдәшләр имтиханнарда күзәтүчеләр буларак беренче тапкыр катнашуларын әйтте.

  • Исегезгә төшерәбез, БДИ федераль җәмәгать күзәтүчеләрен Мәгариф һәм фән министрлыгы билгели.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100