news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бердәм дәүләт имтиханында 200 балл җыйган чыгарылыш укучылары саны арткан

Бердәм дәүләт имтиханында 200 балл җыйган чыгарылыш укучылары саны арткан. Быел ике предметтан 14 укучы 200 балл туплаган, былтыр андыйларның саны 11 иде. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифинга мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин әйтте.

100 баллы нәтиҗәләргә барлыгы 218 бала ирешкән.

БДИ дан иң югары балл җыючылар «Укуында аеруча зур уңышлары өчен» медале белән бүләкләнгән. Берәр предметтан 100 балл – 190 кешедә. Аларның 132сенә шушы медаль тапшырылган.

Илсур Һадиуллин чыгышында «100 баллы» берничә укучыны әзерләгән мәктәпләр дә билгеләп үтелде. Бу Казанның Пушкин исемендәге 78 нче лицее, Чаллының 26 нчы гимназиясе, КФУ ның IT-лицее, Казанның 19 нчы, 7 нче гимназияләре, 131 нче лицее.

Дәүләт йомгаклау аттестациясендә барлыгы 17 452 кеше катнашкан, шул исәптән быелгы 16 153 чыгарылыш укучысы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100