news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бердәм дәүләт имтиханына әзерлек турында сорауларны онлайн-консультациядә биреп була

Мәгариф һәм фән өлкәсендә федераль күзәтчелек хезмәте (Рособрнадзор) һәм Федераль педагогик үлчәүләр институтында (ФИПИ) БДИның контроль үлчәү материалларын эшләүчеләр имтиханнарда катнашучылар һәм педагоглар өчен онлайн-консультацияләрнең яңа сериясен башлый. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итә.

Онлайн-консультацияләр барышында 2025 елгы БДИ сынау материаллары турында иң актуаль мәгълүматны алырга мөмкин. Алар имтихан эше структурасы һәм эчтәлеге буенча була. ФИПИ экспертлары БДИга әзерлек эшен ничек дөрес төзергә, типик хаталарны ничек булдырмаска, әзер ресурслардан ничек нәтиҗәле файдаланырга кирәклеге турында сөйләячәк.

Консультацияләр 14 октябрьдә башлана һәм 25 октябрьгә кадәр дәвам итә. Алар Рособрнадзорның «ВКонтакте» социаль челтәрендәге һәм Rutube сәхифәсендә онлайн-режимда трансляцияләнә.

Фото: © https://mon.tatarstan.ru/

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100